news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова гаиләсен күрсәтте

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова гаиләсен күрсәтте

news_top
Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова гаиләсен күрсәтте
Элекке телевидение алып баручысы, хәзерге вакытта Кариев театрын җитәкләүче Гүзәл Сәгыйтова ире Айнур һәм кызы Асылъяр белән төшкән фотоны инстаграмга куйган.

"Бер-беребез алдында ихлас булсак иде: һәр эштә, һәр ымда, һәр күз карашында. Чөнки Ходай безгә күпме мөмкинлекләр, нигъмәтләр, кадерле кешеләр биргән! Бу җирдә яманлык, хөсетлек, икейөзлелек булырга тиеш тә түгел кебек. Ләкин, ни кызганыч, бу нәрсәләр бар, һәм аның сәбәбе дә ачык - кеше үзен тулысынча бәхетле итеп тоймый. Булганына шөкер итеп, сынауларны сыналу дип рәхмәтле булып яшәргә өйрәнсәк иде!" - дигән теләкләрен җиткергән Гүзәл.

Фото астында ул "узган елгы фото" дип язган.

Сәгыйтова шулай ук гаиләләргә теләкләр язган: "Гаиләләребез имин, озын гомерле булсын! Үз тиңен тапмаганнарга исә танышу-табышу, бергә булып та кавыша алмыйча йөргәннәргә - ныклы ният", - дигән ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бер-беребез алдында ихлас булсак иде: һәр эштә, һәр ымда, һәр күз карашында. Чөнки Ходай безгә күпме мөмкинлекләр, нигъмәтләр, кадерле кешеләр биргән! Бу җирдә яманлык, хөсетлек, икейөзлелек булырга тиеш тә түгел кебек. Ләкин, ни кызганыч, бу нәрсәләр бар, һәм аның сәбәбе дә ачык - кеше үзен тулысынча бәхетле итеп тоймый. Булганына шөкер итеп, сынауларны сыналу дип рәхмәтле булып яшәргә өйрәнсәк иде! Узган елгы фото. Гаиләләребез имин, озын гомерле булсын! Үз тиңен тапмаганнарга исә танышу-табышу, бергә булып та кавыша алмыйча йөргәннәргә - ныклы ният.

Публикация от Guzel Sagitova (@sagitgr)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар