Татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариев һәм ТАССРның атказанган артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга һәйкәлләрнең иң яхшы эскиз проектын сайлау бәйгесендә Казан скульпторы Зөлфия Мөхәммәтҗанова җиңде. Бәйге нәтиҗәләре турында Камал театры хәбәр итте.
«Габдулла Кариев һәйкәле Кариев театры фойесына урнаштырылачак, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәйкәле Камал театры фойесын бизәячәк», – диелә театр хәбәрендә.