Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариес аркасында пневмония барлыкка килә

news_top_970_100
Кариес аркасында пневмония барлыкка килә
Фото: © "Татар-информ"

Тешләрне вакытында дәваламасаң, пневмония белән авырып китәргә була. Бу турыда стоматолог Мария Дегтяревага сылтама белән «АиФ» яза.

Табиб сүзләренчә, кариесны бактерияләр китереп чыгара. Алар авызда үрчи, бөтен организмга таралырга, шул исәптән сулыш юлларына да китәргә мөмкин.

«Авыз куышлыгындагы инфекция дәваланмаса, бактерияләр сулыш юллары буйлап аска төшеп китә, үпкәләргә җитеп, җитди респиратор авырулар, хәтта пневмония китереп чыгарырга мөмкин», – ди Мария Дегтярева.

Аның сүзләренчә, дәваланмаган тешләр аркасында даими ялкынсыну процессы организмның иммунитетын киметә, димәк, кешедә хроник авырулар башланырга мөмкин.

Шулай ук гел сызлап торган теш барлыкка китергән стресс кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итә.

Өстәвенә кариесны дәваламасаң, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, бала булмау, хәтта баланы алдан тудыру да булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100