Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Карьерамы, гаиләме?" Эшмәкәрләр Әдилә Әскәрова һәм Аида Ситдыйкова тәҗрибәсе

Казанда узган атнада “Татарстанда хатын-кызлар эшмәкәрлеге: мөмкинлекләр һәм перспективалар” темасына түгәрәк өстәлдә хатын-кызлар эшмәкәрлеге турында фикер алыштылар. Әлбәттә, сөйләшү барышында төп сорау кабат калкып чыкты: хатын-кыз өчен гаилә мөһимрәкме, эшмәкәрлекме?

news_top_970_100
"Карьерамы, гаиләме?" Эшмәкәрләр Әдилә Әскәрова һәм Аида Ситдыйкова тәҗрибәсе

Хатын-кызларга гаилә белән карьераны бергә алып бару авыр бирелә. Кемдер алтын урталыкны таба алмый һәм ир-атларга хас сыйфатларны, бурычларны үз өстенә алырга мәҗбүр була. Бигрәк тә эшмәкәрлек өлкәсендә бу еш очрый торган күренеш.

Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе президенты Рәфыйк Шәйхетдинов фикеренчә, эшмәкәр хатын-кызлар эшмәкәрлекнең лидерлары булып тора. “Чынлап та, хатын-кызлар үсү генә түгел, ир-атлардан да өстенрәк булып җиттеләр. Алар җентекле, максатчан, уйланып бетмәгән карарларны сирәгрәк кабул итәләр”,- диде ул. 

"Шул ук вакытта, хатын-кыз тулысы белән эшенә бирелә. Беренче урында эше булса, эшмәкәрлеккә керә. Иң беренче урында гаиләсе булса, ул ничек тә булса гаиләсен сакларга тырыша. Вакытны, көч-хәлне каян алырга дигән дилемма күз алдында үсеп тора. Бала табу, үстерүгә дә вакыт кирәк. Эшмәкәрлекне сайлаучылар да бар. Алар бу драматик мохит булуын аңлыйлар, чөнки янындагы ир-ат хатын-кызның лидер булуын кабул итә алмый. Ә кем гаиләдә алтын урталыкка килә ала, гаиләсенә таяна ала, бу иң яхшы вариант”, - диде Рәфыйк Шәйхетдинов.

“Дөнья хатын-кызларга таләпләр куя һәм мөмкинлекләр бирә, ә табигать аңа “стоп, тукта, синең бит гаиләң бар, уйлап тор” ди,” - диде ул.

Эшмәкәрлектә капма-каршылыклар

Рәфыйк Шәйхетдинов эшмәкәрлекне алып бару шартларын бер үк вакытта уңай да, тискәре дә дип бәяли.

“Эшмәкәрләр өчен яңа программалар, инфраструктурада технопарклар, яңа льготалар, кредитлар булуы уңай шартлар”, - дип атады ул.

Ә тискәре факторларның берничә елдан бирле җыйналып торганын әйтте. “Моңа салымнарны үстерү, НДСның артуы, салымнардан башка түләүләр, министрлыклардан түләүле рәвештә генә алына торган мәгълүмат, аларның штрафлары, санкцияләр керә. Кешеләрнең керемнәре кими бара, ихтыяҗ кимү эшмәкәрлеккә тискәре йогынты ясый. Банклар үзеннән үзе “надзорный орган” булып чыкты, барлык транзакцияләрне тикшереп торалар, счетны ябып куярга мөмкиннәр. Документлар белән йөрергә эшмәкәрнең каян вакыты булсын, аңа бит эшләргә кирәк”, - диде Рәфыйк Шәйхетдинов.

Ярдәм итәргә тиешле программалар соңга калып кертелгән дип саный ул. ”Алар иртәрәк булган булса иде. Тискәресен шулкадәр күп җибәрмәскә иде. Хөкүмәт бер яктан, “Без сезнең өчен яхшы шартлар ясарга тырышырбыз” ди, ләкин бит ул шартлар гына җитми. Бер кул белән ярдәм, икенче кул белән зыян. Алай булмый ул. Хөкүмәт ягыннан ярдәм генә булырга тиеш”, - диде Шәйхетдинов.

Шундый шартларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Әдилә Әскәрова тәҗрибәсе

Әдилә кондитерлык цехы тота.

“Ни өчен хатын-кызлар күп кенә өлкәләрдә лидер дәрәҗәсенә күтәрелде? Чөнки бүгенге көндә гаилә дигән төшенчәнең кыйммәте абсолют түгел, чагыштырмача булып санала. Һәркемнең абсолют максаты - шәхесен үстерү. Күп кенә ир-атлар да иң мөһиме - җанның реализациясе дип саный. Ә бу шәхес дигән сүз. Шуңа күрә без шәхес буларак үсәргә тырышабыз, нәрсәдер булдырабыз, яңа дөньяга чыгабыз. Чынбарлыкта, гаилә иң зур казаныш түгел, хатын-кыз рольләренең берсе генә”, - дип башлады ул сүзен.

Әскәрова кечкенәдән нәрсә дә булса саткан: сагызлар, вкладышлар. Үскәчрәк, бакчадан алмалар, сирень сата башлаган. Шешәләр җыеп тапшырган.

Профессиясе буенча ул укытучы. Аның инглиз һәм француз теленнән югары белеме бар. “Беренче курста укыганда ук, үзем яшәгән шәхси сектор урамнарыннан үттем. Үземнең хезмәтләремне инглиз теле укытучысы буларак тәкъдим иттем. Мин кешеләр тарафыннан шулкадәр игътибар булыр дип көтмәгән идем, ләкин мин җитәрлек укучылар җыйдым. Шулай итеп акча эшли башладым”, - дип сөйләде ул беренче тәҗрибәсе турында.

Аннары мәктәпкәчә белем бирү йортларында кече сыйныфларны укыта башлаган. “Мин башта институт бетереп диплом алуымны көтә ала идем. Ә мин бардым да, укытырга теләгем барлыгын әйттем, һәм мине алдылар”, - диде ул.

Үзен алга алып барган иң мөһим әйбер - куркусызлык дип саный ул. “Эшмәкәр булырга теләүчеләргә бернидән дә курыкмаска киңәш итәр идем. Бигрәк тә кеше фикереннән курыкмаска кирәк. Бары тик барыгыз һәм эшләгез”, - диде Әдилә.

25 яшеннән гаилә эшен җитәкли башлый. “Без Казанда мех эшләнмәләрен беренче булып сатучыларның берсе идек. Монда да миңа чит телләр белүемнең кирәге чыкты. Мин Европада тәэмин итүчеләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырдым. Моңа кадәр арадашчыларга мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Мин әти-әнигә булыштым, чыгымнарны табышка әйләндердем”, - диде эшмәкәр хатын-кыз.

Мех эшләнмәләре бизнесы аңа уңышка ирешкән хатын-кызлар белән аралашу даирәсенә чыгарга ярдәм иткән. 

“Мин уңышка ирешкән кешеләр белән аралашу аша үстем. Уйлап кына карагыз, сез үзегезнең әйләнә-тирәгезне күзәтәсезме? Үзегезнең уңышыгызны аралашу даирәгезнең сыйфаты белән тәңгәлләштерәсезме? Бу бик мөһим. Шул мохиттә булу мөһим. Уңышка ирешкән хатын-кызлар оешмасына керегез. Аларның уңышы сезгә ярдәм итәр. Сез аны сизгәч аңларсыз”, - диде ул.

Ләкин 2016 елда булган катлаулы икътисади кризистан соң, 15 ел эшләгән проектны туктатырга туры килгән. “Әйе, бу авыр булды. Әмма язмыш үзе ниндидер билгеләр бирде. Ябаргамы, япмаскамы дип шикләндем”, - дип сөйләде ул.

Франциядән көтелмәгән тәкъдим

Әдилә әни булганнан соң, 1-2 ел вакыт эчендә үзендә яңа көч җыйган. 2018 елда кондитерлык белән бәйле яңа эш башлаган. “Без премиаль ингредиентлар гына кулланабыз, премиаль җиһазларда эшлибез. Республикабызда яшәүчеләргә француз сыйфатын тәкъдим итеп, премиаль урынны алырга булдык”, - дип сөйләде яңа эше турында Әдилә.

Кондитерлык эше көтелмәгәндә башланып киткән. “Ул көнне бөтенләй таныш булмаган ир-ат шалтыратты. Минем контактларымны аңа минем элеккеге кибетемнең даими клиенты биргән. Бу кеше миңа партнерлар булырга тәкъдим итте. Ул бары тик: “Мин беләм, син читтән торып француз кулинариясе сәнгате курслары бетергәнсең”, - диде. Декретта булган 2 ел эчендә мин анда укырга өлгергән идем. “Әйдә, оештырыйк. Минем матди мөмкинлекләрем, синең белемең бар". Менә шулай оештырдык та. Хәзер без бу проектны киңәйтәбез. Нәтиҗәләреннән канәгать”, - диде ул.

Әдилә фикеренчә, үсешкә көчле этәргечне хыял бирә. “Иҗат итүчеләр булыгыз. Эшмәкәрләр, беренче чиратта, үз эшләрен иҗат итүчеләр. Алар индивидуализацияне, үз-үзләрен реальләштерүне, иҗатны бик яраталар. Чынлыкта, һәр дәүләттә эшмәкәрлек - куәтле хәрәкәткә китерүче процесс. Шуңа күрә дәүләт безнең турыда кайгыртырга, безне яратырга тиеш”, - диде ул.

Фешн-акселератор Аида Ситдыйкова гаиләле хатын-кыз гына эшмәкәрлектә бәхетле була ала дип саный

Аида Ситдыйкова җирле дизайнерларны халыкара базарга чыгару белән шөгыльләнә.

 

Аның өчен хатын-кызларны эшмәкәрлеккә җәлеп итү мөһим. ”Чөнки бу, чыннан да, яңа энергия, яңа элемтәләр, нетворкинг. Уңышка ирешкән хатын-кызлар белән аралашып, билгеле бер кыйммәтләр формалаша. Чөнки син аларның да гаиләләре барлыгын, синең кебек үк хатын-кызлар булуларын, уңышка ирешүләрен аңлыйсың. Әлбәттә, энергияне юнәлтү, тәҗрибә алу бик мөһим. Чөнки кайбер өлкәләрдә үзең өчен яңа мәгълүмат ала аласың”, - диде ул.

  • Нетворкинг - тормышта катлаулы мәсьәләләрне дуслар яки танышлар аркылы тиз һәм эффектив рәвештә чишүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм профессиональ эшчәнлек (мисал: баланы балалар бакчасына урнаштыру, эш табу, булачак тормыш юлдашың белән танышу) һәм эшмәкәрлек буенча мәсьәләләрне (мисал: клиентлар табу, иң яхшы эшчеләрне яллау, инвесторлар табу). Нетворкинг асылында кешеләр арасында ышанычлы озак вакытлы мөнәсәбәтләр төзү һәм үзара ярдәм күрсәтү ята.

Аның фикеренчә, гаиләдә булып кына хатын-кыз эшмәкәрлектә бәхетле була ала.

“Гаиләсе булмаган хатын-кыз эшмәкәрлек алып барса, үзенең 100% энергиясен эшенә бирә һәм янып бетә. Анда хатын-кыз энергетикасы булмый. Хатын-кыз энергетикасы билгеле бер җиңеллеккә нигезләнә. Һәр эш җиңел барырга тиеш. Авыр бара икән, сезнең юнәлеш, сезнең урын түгелдер. Һәрхәлдә, хатын-кыз өчен эшмәкәрлек үзен реализацияләү ноктасы булырга тиеш. Акча белән тәэмин итү яки зур керем алу ноктасы түгел. Гаиләсенә алып килә алырлык энергия алырлык реализацияләү ноктасы кебек булырга тиеш. Ягъни ирен, партнерын энергия белән кора ала”, - диде ул.

“Эшмәкәрлектә төп момент - эшләрне бүлеп бирү өчен белдекле команда төзү. Үзеңнең эшеңдә нинди компетенцияләрең булуын һәм аларны ничек гамәлгә ашырып булуын аңлау мөһим. Чөнки барлык юнәлешләргә дә үзеңә керү файдасыз. Хатын-кыз өчен иң мөһиме гаиләдә дә, эшмәкәрлектә дә эшне бүлеп бирү”, - дип сөйләде Аида.

Аның фикеренчә, ир-ат алдарак булырга тиеш. “Үзеңнең эшеңне тормышка ашырганда, үстергәндә, баланс табу мөһим. Иреңнең ир-ат башлангычын таптамас өчен, аның белән партнерларча мөнәсәбәт булу мөһим. Билгеле бер хатын-кызлар зирәклеге кушыла. Һәрхәлдә, үзеңнең кияүдә, ирең алдыннан да, кырыеннан да түгел, артыннан баруыңны аңларга кирәк. Монда ирең дә катнашсын, уртак продукт булдыру өчен партнерларча мөнәсәбәт төзү мөһим. Гаилә дә уртак продукт, сез уртак әйбер ясаганда, гаиләнең кыйммәте формалаша, үзара кызыксынуларыгыз арта”,- диде Аида.

Аида фикеренчә, һәркемнең халыкара эшчәнлек алып барырга мөмкинлеге бар. “Геолокация буенча, Татарстанда нинди ресурслар барлыгын аңларга кирәк. Шул ресурсларны кулланырга була”, - ди ул.

“Безнең эшебез мисалында, бик арзанлы җитештерүле, ләкин кадерле кадрлар бар. Мәсәлән, безнең җирле дизайнерлар. Аларның оригиналь проектлары, уникаль идеяләре бар. Алар хәтта үзләрен Татарстанда бәяләп бетермиләр. Монда җитештерү бәясе бик түбән, һәм бу мөмкинлекләрне монда җитештерүдә кулланып, кечкенә чыгымнар белән халыкара базарга чыгып, яхшы акчалар эшләргә була”, - дип сөйләде Аида.

Шулай итеп, дәүләттән тиешле ярдәм булган очракта, Татарстанда эшмәкәрлек өчен юллар ачык булуын күрергә мөмкин. Бер тапкыр уңышсызлыкка тарыганнар да, кабат беренче адымын ясарга көч табалар. Уңышлы эшмәкәрлек өчен гаиләнең урынын һәркем үзе билгели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100