news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каргалы авылында яшәүче ир-ат машина алам дип, 1,5 млн акчасын югалткан

news_top

Татарстанның Чистай районындагы Каргалы авылында яшәүче 27 яшьлек ир-ат мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, авыл кешесе автомобиль сатып алырга теләгән һәм мессенджерда үзенә бик отышлы булып күренгән тәкъдим тапкан.

Ул сатучы белән элемтәгә кергән, сатып алу-сату килешүе төзегән. Аннан соң автомобильне таможня аша рәсмиләштерү өчен 579 мең сум, ә машинаның үзе өчен тагын 980 мең сум акча күчергән.

Нәтиҗәдә ир-ат автомобильне дә ала алмаган, акчасын да югалткан.

Әлеге факт буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар