Гүзәлия кечкенәдән максатчан булды. Үз алдына амбициоз планнар куеп, үз дигәненә адымлап-адымлап ирешеп яшәде. Мәктәптә – иң алдынгы укучы һәм укытучыларның иң яратканы, күз өстендә кара каш булды. Институтта да – курсларындагы «йолдыз» иде. һәм менә хәзер инде олы тормышта уңышлы карьера ясар вакыт җитте.
Аның мондый булып үсүенә әнисе «гаепле» булды. Гүзәлиянең ярлы тормышта, очын-очка ялгап яшисе килмәде. Гүзәлиянең әнисе Язилә апа хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләде, хезмәт хакын тартып-сузып, көч-хәлгә яшәделәр. Акча бары тик иң кирәк дигән әйберләргә генә – ашарга, фатир өчен түләргә генә җитеп барды. Киемнәрне тетелеп беткәнче киделәр, ә диңгезгә ялга бару хәтта төшкә дә кермәслек хыял иде.
«Кызым, Сәрия апаң кофта җибәргән. Кызы бөтенләй дә кимәгән бугай, өр-яңа кебек. Киеп кара әле», – ди аңа әнисе.
«Уф, тагын кеше искесе» – дип җавап бирә Гүзәлия, ачуы чыгып.
«Өр-яңа бит ул! Юкка бәйләнмә инде, кызым!»
Гүзәлиянең әтисе юк. Ул кызына 3 яшь тулгач, аларны ташлап иткән. Юк-юк, мондый тормыш аның өчен түгел! Гүзәлия рәхәт, җитеш тормыш турында хыялланды. Әнисенең язмышын кабатлыйсы килмәде кызның.
Гүзәлия, дус кызларына баргач, еш кына ялтыравык журналлар карарга яратты. Журнал битләреннән аңа уңышка, матди бәйсезлеккә ирешкән шат елмаюлы, бәхетле кешеләр карый. Гүзәлия бу актрисаларның, модельләрнең барысына да көнләшеп карады. Үзен дә алар белән бер сафта булырга тиеш дип санады. Хәтта алардан да югарырак булырга теләде.
Гүзәлия – акыллы, башлы кыз, ике югары белем алды. Җаваплы һәм үз-үзенә нык ышанган кеше булды. Әле андагы максатчанлыкны тагын 10 кешегә бүлеп бирсәң дә артык калыр иде. Хәер, әнисен дә олыгайган көнендә борчусыз, җитеш тормышта яшәтәсе килде аның.
Гүзәлия туганнан бирле алар әбисеннән калган кысан, иске фатирда яшәде. Гүзәлия әле яшүсмер чагында ук ныклы карарга килде – ул һичшиксез уңышлы карьера ясаячак. Уйлап, хыялланып кына калмады, ә моның өчен бөтен көчен куйды. Көненә 14әр сәгать эшләде. Хәтта кайвакытта җитәкчеләрен дә ымсындырырга, котыртырга туры килгәләде.
Тырышлыклары бушка булмады, барысы да килеп чыкты аның!
30 яшенә җитеп килгәндә, зур кибетләр челтәрендә уңышлы финанс аналитигы булуга иреште. Яшь, үз-үзенә ышанган туташ ирешелгәннәрдә генә туктап калырга җыенмады.
Әмма карьера ясарга теләве белән әнисен генә борчуга салды Гүзәлия. Әлбәттә, Язилә апа кызының уңышларына сөенде. Тик кызының кияүдә булмавы, хәтта очрашып йөргән егете дә булмавы аны бик борчыды. Хәтта бу да алай ук куркыныч түгел – Гүзәлия кияүгә чыгу турында бөтенләй уйламый да бит.
«Әни, әгәр плитә каршында кәстрүлләр белән мәш килеп, борщ пешереп торсам, әле бала да туса, аннан нинди карьера инде, ә? Ир миңа комачаулап кына торачак бит ул. Һичьюгы, әлегә минем кияүгә чыгасым килми...» – ди кызы.
Мондый сөйләшүләр Язилә апаның ярты чәчен агарта иде. Ә Гүзәлия карьерасы турында бераз онытып, борщлар, бала чүпрәкләре турында исенә төшергәндә – 40тан узган хатын булса, нишләрсең? Ул гомерлеккә сазаган карт кыз булып калачакмы? Һәм Язилә апа кызы өчен төрле яклап кияүләр эзләү буенча җитди эш башлап җибәрде.
Ул бөтен дус хатыннарын, хезмәттәшләрен, күрше-күләннәрен барлап чыкты. Гүзәлия яшендәге уллары булган бөтен таныш-белешләрен күңеленнән барлады. Очрашулар билгеләде, әмма билгеләнгән бу очрашулар Гүзәлиянең баш тартуы аркасында пыран-заран килде.
Шулай да Язилә апа өметсезлеккә бирелмәде, бирешергә теләмәде.
«Кызым, бүген минем янга элек бергә эшләгән Галимә апаң кереп чыгам диде әле. Ә аның улы – шундый, акыллы, чибәр егет. Алар бергәләп кибетләргә барырга җыена бугай, аннан безгә керергә уйлап торалар», – диде кызына.
«Әни, тагын башладың инде. Нигә шулай эшлисең син?» – диде ачуы чыккан Гүзәлия.
Еш кына Язилә апа хәйләләп тә ала башлады.
«Кызым, нишләп ял көннәрендә өйдә утырабыз соң без? Әйдә, кафега булса да барып кайтыйк әле», – дип чакыра кызын.
Һәм алар өстәленә, очраклы гына рәвештә, Язилә апаның дустының улы килеп утыра.
Файдасы булмады боларның. Гүзәлия кабат кырт кисә:
«Сез ничә сум акча эшлисез соң? Ә мин сезгә караганда 3 тапкырга күбрәк эшлим. Сезгә оят булмаячакмы соң?» – дип, егетнең йөзенә туры бәреп сорый.
«Бәлки, берәр җиргә ялга барып кайтырбыз, кызым?» – дип тәкъдим итә Язилә апа.
«Һәм анда, очраклы гына, синең күршеңнең улын очратачакбыз инде? Әни! Мин барысын да үзем хәл итәм. Бу – минем тормыш һәм аңа кысылырга кирәкми. Хәзерге вакытта минем өчен иң мөһиме – карьера. Һәм миңа мондый тормышта уңайлы, рәхәт. Гаилә турында соңрак уйлармын. Миңа ир дә, гаилә дә кирәкми! Әни, ачуланма, әмма син бу мәсьәләдә хаклы түгел», – диде Гүзәлия.
Барыбер Язилә апаның йөрәге тыныч түгел. Картлык көнендә оныклар да сөя алмый калыр микәнни инде?
Бу хәл Гүзәлиянең үзенең дә җанын бимазалады. Хәтта әнисе яныннан күченеп китәргә мәҗбүр булды.
Ул кичтә Гүзәлия фатир хуҗасы белән очрашуга җыенды. Көтмәгәндә, машина тәрәзәсеннән карап, бер күренешкә тап булды. Бер ир-ат кибеттән чыкты да, машинасына кадәр шуышып диярлек, көч-хәлгә өстерәлеп килеп җитте. Кулы белән йөрәген тоткан. Машинасы янына килеп җитте дә җиргә ауды. Гүзәлия озак уйлап тормады, машинасыннан атылып чыкты да ир-ат янына чапты. Ир әле тын ала иде, Гүзәлия тиз генә «ашыгыч ярдәм» чакыртты. Табиблар килеп җиткәнче, Гүзәлия, егет аңын югалтмасын дип, аның башын тезләренә салды һәм чәчләрен сыйпап торды.
1 ай узды. Азат Гүзәлияне социаль челтәрдә эзләп тапты. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, Гүзәлия кайда эшләвен, кем булуын сөйләп өлгергән иде.
«Ложная тревога» булды, коткаручым минем. Арылган, һәм менә шуңа бөтен тәнне көзән җыерды. Ә болай мин буш вакытларда штанга күтәрү белән шөгыльләнәм. Спорт мастеры да әле. Һәм бик тыйнак егет», – дип язды ул аңа.
«Ой, сез мине бик куркыттыгыз бит!» – дип җавап бирде Гүзәлия.
Азат кызны очрашуга чакырды. Затлы ресторанда очраштылар.
«Нәрсә ашыйсыз, Азат Ринатович?» – дип сорады официант.
«Миңа берәр диетик ризык китерерсең, Марсель», – диде Азат.
«Сезнең өчен бик борчылдык», – диде официант егет.
«Шулай булмый ни! Минем кебек шәп җитәкчене каян табасыз тагын?» – дип күз кысты Азат.
Бу – Азатның рестораны булып чыкты. Алар балачак дусты белән бергә берничә ресторан тота икән. Бу – шуларның берсе.
Азат кич буе Гүзәлиягә рәхмәт укыды. Гүзәлия хәтта каушап калды. Азат сөйләгәндә, Гүзәлия аның нур чәчеп торган шаян яшел күзләренә карап туя алмавын сизде. Азат гаҗәеп акыллы, тотнаклы һәм мәрхәмәтле булып чыкты.
«Әллә гашыйк булдыммы, Ходаем?! Булмас инде! Әни багучыларга йөрде микән соң әллә? Тик шундый шәп бит бу Азат! Үз эше дә бар...» – дип уйлады Гүзәлия.
Ул үзенең яңа танышына текәлеп карап тора һәм аны ишетми дә диярлек. Гүзәлиянең күңелен сәер хисләр биләп алды. Бөтен кеше күз алдында егетне кочасы килде аның. Нәрсә булды соң аңа?
«Әллә борщ пешерә өйрәнергә инде?..» – дип уйлап куйды Гүзәлия...