Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кардиохирург Ренат Акчурин вафат булган

news_top_970_100
Кардиохирург Ренат Акчурин вафат булган

Академик, профессор, кардиохирург Ренат Акчурин озакка сузылган авырудан соң вафат булган, дип хәбәр итә «Татар-информ». Аңа 78 яшь булган.

Ренат Сөләйман улы Акчурин – танылган хирург. Ул – кардиохирургия өлкәсендә зур казанышларга ирешкән табиб. Ул – меңләгән кешеләрнең гомерләрен саклап калган кеше. Аның пациентлары исемлегендә Россия президенты Борис Ельцин да бар.

«Российская газета» язуынча, ул күптән авырган. Аның янында хатыны Наталья Павловна булган, ә улы әтисе вафат булуга ярты сәгать кала гына палатадан чыгып киткән булган.

Ренат Акчурин беркайчан да Татарстан белән элемтәләрен өзмәде. Ул тумышы белән Андижаннан, татар милләтеннән. Генерал Рәсим Акчуринның туганы. Хезмәт юлын 1971 елда табиб-терапевт буларак башлый. 1984 елда кардиохирург буларак махсуслаша, АКШта стажировкалар уза һәм шушы өлкәдә таныла. Уллары Максим (1973 елгы), Андрей (1978-2004).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100