news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кардиолог йөрәк авыруы турында: «Тренажерлар залында артык шөгыльләнеп, үләргә мөмкин»

Йөрәк тибеше еш булу – сәламәтлек белән бәйле проблемалар, дигәнне аңлатамы? Кальян һәм энергетиклар нәрсәсе белән куркыныч? Ни өчен спортчылар йөрәк туктаудан үлә? Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким сөйләде.

news_top
Кардиолог йөрәк авыруы турында: «Тренажерлар залында артык шөгыльләнеп, үләргә мөмкин»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аритмия норма булырга мөмкин

Йөрәк белән проблемаларның бер сәбәбе аритмия – йөрәк ритмы бозылу булырга мөмкин. Татарстанның Республика клиник хастаханәсе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта клиника аритмологларында 7 меңгә якын кеше исәптә тора, һәм пациентлар саны арта бара.

«Сәламәт кешенең йөрәге уртача 60 тапкыр тибә. Үсмерләрдә йөрәк ритмы тизрәк булырга мөмкин, чөнки аларның организмы үсә: минутына 80 тапкыр – норма. Физик яки эмоциональ йөкләнеш булганда да йөрәк тибеше ешая», – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, кардиолог, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким.

Әгәр пульс норма кысаларыннан чыкса – бу хәвефле сигнал. Йөрәк тибеше буенча аритмиянең 3 төре бар:

  • тахиаритмия – йөрәк тибешенең артык еш булуы, минутына 100дән артык тибү;
  • брадиаритмия – йөрәк тибешенең сирәк булуы, минутына 50-60тан кимрәк;
  • синус аритмиясе – йөрәк тибешенең регуляр булмавы, тибешләр арасындагы паузаларның тигез булмавы.

Аритмия 2 төрле була ала:

  • физиологик;
  • функциональ.

«Йөрәк әйләнеп чыккан яки тамак төбендә төер утырган кебек хис туарга мөмкин. Мондый аритмия, кагыйдә буларак, йөкләнеш, калий дефициты яки, мәсәлән, умырткалык авырулары аркасында килеп чыга. Мондый билге даими кабатланмыйча, бер тапкыр гына булса, бу – норма», – дип сөйли Зөлфия Ким.

Йөрәк мускулындагы органик үзгәрешләр белән бәйле аритмия миокард инфарктының беренче билгесе булырга мөмкин.

«Кызганычка, аритмияне тоймаска да мөмкин. Аны ачыклауның иң гади ысулы – электрокардиография узу, әмма ул кешенең йөрәк тибешен берничә минут дәвамында гына күрсәтәчәк.

Күпкә мәгълүматлырак ысул – ЭКГны тәүлек буена мониторинглау. Пациентның йөрәк тибеше 24 сәгать дәвамында контрольдә тотыла. Физик һәм эмоциональ активлыкның барлык вариантлары язылып бара. Шулай итеп аритмия эпизодларын, аларның чыганагын теркәргә һәм терапияне сайларга мөмкин», – дип сөйли кардиолог.

Фото: © «Татар-информ»

«Табигый булмаган һәрнәрсә йөрәк өчен зарарлы»

Табиб аритмиягә китерә торган факторларны санап чыкты:

1. Калий кытлыгы

Ярышлар алдыннан бодибилдерлар организмын киптерә – диуретиклар ярдәмендә организмнан артык су һәм тозларны чыгаралар. Зөлфия Ким сүзләренчә, бу – бик куркыныч эш, чөнки организмнан калий китә.

«Калий күрсәткече мунчага барганнан соң яки авырулар фонында кимергә мөмкин. Калийны, шулай ук магний һәм В витаминын үз-үзегезгә билгеләп эчмәскә чакырам. Һичшиксез, белгеч белән киңәшләшегез», – дип киңәш итә табиб.

2. Пульсны акрынайта торган препаратлар

Мондый даруларны контрольсез кабул итү баш әйләнү һәм аңны югалтуга китерергә мөмкин.

3. Энергетик эчемлекләр

Энергетиклар составына керүче төп матдә – кофеин. Кофеинның артык булуы гипертония кризисы яки артериаль басымның тотрыклы күтәрелүенә, йөрәк ритмы бозылуына һәм хәтта кискен йөрәк җитешсезлеге барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

4. Алкоголь

«Спиртлы эчемлекләрне артык күп кулланганнан соң йөрәк алды фибрилляциясе барлыкка килергә мөмкин. Еш кына бу – гипертония авыруы вакытында барлыкка килә», – дип сөйли табиб.

Йөрәк мускулы калыная һәм тиешле күләмдә кан куыла алмый, йөрәктәге мускул җепселләре синхрон рәвештә кыскара алмый башлый. Йөрәкнең сул өлешендә тромблар барлыкка килергә һәм, артерияләргә эләгеп, организмга зыян китерергә мөмкин.

5. Тәмәке тарту

«Тәмәке тарту пациентларның хәлен начарайта. Кальян тарту шулай ук куркыныч», – ди Зөлфия Ким.

6. Наркотиклар

«Табигый булмаган һәрнәрсә зарарлы. Хәзер берни сизмәсәгез дә, киләчәктә аның эзләре килеп чыгачак», – ди белгеч.

Фото: © «Татар-информ»

Уртача йөкләнешләр һәм сулыш алу сәламәт йөрәк нигезе

Йөрәк сәламәтлеге өчен стресс аркасында бер урында утырып тора алмау да, хәрәкәт булмау да зарарлы.

«Хәрәкәт дефициты булганда, корсак мае күләме арта. Май югары кан басымына, икенче типтагы шикәр чиренә, атеросклерозга һәм аритмиягә китерергә мөмкин булган биологик актив матдәләр бүлеп чыгара. Стресс гормоннары шулай ук кан басымын күтәрә һәм метаболизмны боза. Борчулы халәт кинәт үлем куркынычын арттыра ала», – дип аңлатты Зөлфия Ким.

Шул ук вакытта физик йөкләнеш белән сак булырга кирәк. Табиб сүзләренчә, аритмия еш кына профессиональ спортчыларда күзәтелә. Хәтта тренажерлар залында шөгыльләнүчеләр дә кинәт үләргә мөмкин. Әгәр сез артык авырлык күтәреп шөгыльләнәсез икән, кальций кан тамырларын каплый.

Фото: © «Татар-информ»

Аритмиядән ничек сакланырга?

1. Сулыш алу практикаларын кулланыгыз

«Сулыш алганда йөрәк ритмы үзгәрә. Тирән сулыш белән «паник атаканы» туктатып калырга мөмкин», – ди табиб.

2. Йокы һәм уяну режимын саклагыз

Ким дигәндә 8 сәгать йокларга кирәк.

3. Диспансеризация узыгыз

«Йөрәк патологиясе булган кеше профильле белгечтә исәптә тора. Елына ким дигәндә 1 тапкыр ул тикшерүгә килергә тиеш. Кайбер пациентлар: «Мин бит дарулар эчәм, нигә миңа табибка барып торырга?» – дип әйтә. Әйе, сез билгеләнгән препаратларны эчәсез, ләкин бит сәламәтлегегездә сизелми торган үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Өстәвенә, медицина бер урында тормый, яңа дарулар һәм дәвалану алымнары чыгып тора. Һичшиксез табибларга барыгыз», – дип йомгаклады Зөлфия Ким.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар