Машинасы карда батып калган йөртүчеләргә берничә файдалы киңәшне истә тотарга кирәк. Бу турыда auto.mail.ru яза.
Автоэксперт Роман Солдатов аңлатуынча, әгәр йөртүче машинаның бата башлавын аңласа, тиз генә алга таба чыгып китәргә маташырга ярамый. Бу – хәлне тагын да начарайтырга мөмкин. Иң яхшысы – артка таба чигенеп карау, ягъни кергән юл белән кире чыгарга тырышу.
Әгәр автомобиль тулы приводлы булса, аны эшләтеп җибәрергә кирәк. Шулай ук «чайкалту» («раскачка») ысулын кулланырга мөмкин: әкренләп алга, аннары артка хәрәкәт итеп, тәгәрмәчләр астындагы карны тыгызларга кирәк.
Әгәр бу гамәлләр ярдәм итмәсә, машинаның астындагы һәм алгы өлешендәге карны казып чистартырга, тәгәрмәч аркаларын кардан арындырырга киңәш ителә.
«Шулай ук тәгәрмәчләр астына такта, ботаклар һәм ябышуны арттыра торган башка әйберләр куеп карарга мөмкин. Әмма монда сак булырга кирәк: машина кузгала башлауга, тәгәрмәч астына салынган әйберләр очып чыгачак», – ди белгеч.