Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карчык, Николас Кейдж һәм өстәл асты: Салават Фәтхетдинов гаиләсе турында кызыклы фактлар

news_top_970_100
Карчык, Николас Кейдж һәм өстәл асты: Салават Фәтхетдинов гаиләсе турында кызыклы фактлар
социаль челтәрләр

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның гаиләсе – үзе, хатыны, балалары турында 13 кызыклы факт:

Салават тормыш иптәшенә, яратып, «карчыгым» дип эндәшә;

Салават хатыны турында: «Акыллы усал кеше ул», – дип әйтә;

Ләйсән иреннән 9 яшькә кечерәк;

Салават армиядән кайтканда, Ләйсән 3нче сыйныфта укыган була;

Беренче очрашулары турында: «Мин аны хәтерлим, ә менә Ләйсән юк. Ул вакытта әле Ләйсән өстәл астыннан башын имичә йөри иде»;

Өч балалары, өч оныклары бар;

Кызлары Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган;

Уллары Рөстәм – автоузышлар буенча үсмерләр арасында Россия чемпионы;

Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе;

Студент чагында Салават – Җәвит, ә Ләйсән Зөлфия Шакирова белән бер бүлмәдә яшәгән;

Салават артык романтик кеше. Кайчандыр ул Ләйсәнгә Зур Җидегәннең бер йолдызын бүләк иткән. Ә еллар үткәч, шул йолдызны бриллиант итеп ясатып, яратканын сөендергән.

Ял өчен яраткан урыннары – Төркия. Анда кечкенә фатирлары да бар.

Кызыклы фактларны «Татарлар дөньясында» телеграм-каналы туплаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100