Башкортстанның Әбҗәлил районы Хәлил авылында яшәүче Нуриян Абдразаков вафат булган. Бабай карчыгы Ишбикә белән төшкән фотосы аркасында, 10 еллап элек, интернетта бик популярга әйләнгән иде. Бу хакта «Әбҗәлил» сайты яза.
2014 елдан алар Интернет «йолдызлары»на әйләнде. Мондый уңыш турында теләсә кайсы блогер хыяллана. Ә бу сөйкемле карт белән карчык үзләренең болай танылуын уйлап та карамый.
«Фото – ут, ә андагы юбилярлар гаҗәеп бәхетле», «Икесе дә искиткеч!», «Бу сөйкемле әби белән бабай мәхәббәтнең яше булмавын дәлилли», – дигән комментарийлар язганнар иде бу фотога.
БСТ телеканалы журналисты, Абдразаковларның туганы Рәмзия Кәримова-Байбулатова социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткәнчә, Нуриян бабай Хәлил авылындагы иң өлкән кешеләрнең берсе булган.
Ә бу танылган фото 2013 елда, Нуриян бабай белән Ишбикә әби бриллиант туйларын һәм Нуриян бабайның 85 яшьлеген уздырганда төшерелә. Фотода Нуриян бабайның бөтен холкы чагыла: шат күңелле, ачык йөзле һәм ихлас!
2013 елның сентябрендә Башкортстанның «Йәшлек» газетасында бу пар турында язма да чыга:
«Бу фотодагы әби белән бабай – Ишбикә һәм Нуриян Абдразаковлар – интернетта күптән инде танылган геройлар: аларның шаян, яшьләрчә дәртле үбешеп утыруы яше-картында олы кызыксыну уятты. Күз ачып йомганчы популярлашкан сурәт астына күпләр: «Чын сөю тап шундай булырга тиеш!», «Менә кайда ул иң матур, ихлас пар!», «Алар кебек тиң картайсаң иде!» – дигән комментарийлар яза.
Картларны май аенда БЮТ журналисты Илдар Байбулатов 85 яшьлек юбилейларын һәм 65 ел бергә тату гомер итүләренә багышланган мәҗлестә төшергән. Әбҗәлил районының Хәлил авылында яшәүче парга карап, күпләр соклану белдерде, хәзерге яшьләргә өлге итеп куйды. Ишбикә әби белән Нуриян бабайны хәтта Татарстанда басылган «Акчарлак» шәхси гәзитенең хәбәрчесе Зәйнәп Солошина эзләп тапкан һәм «Ишбикә әби белән Нуриян бабайдан мәхәббәт формуласы» дигән интервью язган.
Ишбикә белән Нуриян 1нче класстан ук бер парта артында белем ала. Егетнең комбайнчылар курсын тәмамлап һәм армия сафында хезмәт итеп кайтуын кыз сагынып көтеп ала. 1947 елда яшьләр туй ясый. Бабай сөйләвенчә, ул чактагы туйларны бүгенгеләр белән чагыштырырлык та түгел. Шикәр дә табып булмаган авыр чорда табында катык белән икмәктән башка сый булмый. Шулай да бер кунак та ризасызлык күрсәтми. Ә хәзер күпме акча түгеп, бар дөньяны шаулатып рестораннарда өйләнешәләр, тик ярты ел яшиләрме-юкмы, аерылу ягын карыйлар. Картларның озак вакыт тату һәм тиң яшәвенең сере – бер-береңә юл кую һәм хөрмәт итү. Берсе ачуланган мәлдә икенчесе бер кайчан да авыз ачып каршы сүз әйтмәгән. «Әйе, син хаклы, гафу ит», – дип иелгән баш шунда ук ярсучыны тынычландыра, мәхәббәт тойгылары хаким иткән җирдә горурлыкка урын юк, бер-берең алдында баш иеп кенә яшәргә кирәк.
Абдразаковларны якын-тирәдә тормыш сөючән, шук, җор сүзле кешеләр дип беләләр.
«Бер-беребез белән 65 ел буена шаярышып яшибез. Хәләлемне үпми калган бер көнем дә юк. Исәпләп чыгарсаң, 65 ел эчендә якынча 24 мең көн. Көненә бер тапкыр үпкәнмен дип санаганда да, мин әбиемне ким дигәндә 24 мең тапкыр үпкәнмен. Бу – бәхет түгелмени?» – ди Нуриян бабай.
«Әби белән бабайның колаклары начар ишетсә дә, яшәүгә дәртләре сүнмәгән, гөрләтеп дөнья көтеп яталар. Аларга күз тимәсен, исәнлек-саулык һәм тагы да бәхетлерәк картлык телим», – дип соклануын белдерә хәбәрче.