Табиб-хирург тәүлекнең кайсы вакытында карбыз ашарга ярамавын әйткән. Бу турыда «Лайф» басмасы яза.
Аның сүзләренчә, йоклар алдыннан карбыз ашамау хәерле. Аны иртән яки көндез ашагыз. Иң яхшысы – карбызны башка әйбер ашаганда түгел, ә аерым ризык итеп капкалап кую.
Белгеч сүзләренчә, карбыз – бәвел һәм үт сыеклыгы кудыра торган чара, ул холестерин күләмен дә киметә. «Зур һәм тәмле карбызда файдалы матдәләр күп. Аерым алганда, А, В, С, Е витаминнары, магний, кальций, фосфор, тимер, натрий. Анда су да күп. Шуңа күрә ул бәвел һәм үт сыеклыгын яхшы куа, холестеринны киметә, ябыгырга ярдәм итә, сусауны баса», – дигән Умнов.
3 августта Бөтендөнья карбыз көне билгеләп үтелә.