news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карбызны орлыклары белән ашарга ярыймы?

news_top
Карбызны орлыклары белән ашарга ярыймы?
Фото: © "Татар-информ"

Табиб Андрей Тяжельников карбыз орлыкларының кеше организмына йогынтысы турында сөйләгән. Бу турыда РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, карбыз орлыклары зыянлы түгел. Ләкин эчәклеге белән проблемалары булган кешеләргә карбыз орлыгы ашамау хәерле. Чөнки алар начар симптомнар барлыкка китерергә мөмкин.

«Карбыз орлыгы үзе зыянлы түгел, очраклы гына йотсагыз, куркыныч түгел. Ләкин махсус рәвештә карбызны орлыклары белән бергә ашарга кирәкми. Эчәклек белән проблема булган очракта алар начар симптомнар китереп чыгара», – ди табиб.

Ул шулай ук карбызның йомшагын катысына кадәр ашап бетермәскә киңәш итә. Кабык янындагы өлештә сәламәтлеккә зыянлы булган нитратлар тупланырга мөмкин булуын искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар