Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карбызны кышка кадәр ничек сакларга?

news_top_970_100
Карбызны кышка кадәр ничек сакларга?
"Татар-информ" архивы

Биология фәннәре кандидаты, тәҗрибәле бакчачы Маһинур Сәмигуллина карбызны кышка кадәр саклау серләре белән уртаклашкан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Карбызны сеткага салып, шәхси йортта – идән астына, гади фатирда кладовкага элеп куярга була. Ул бер нәрсәгә дә тиеп тормаска тиеш.

Карбызны балчык белән сылап куярга була. Моның өчен балчыкка су кушып, пастасыман итеп ясагыз. Карбызны шушы паста белән сылап каплагыз, аннары яхшылап киптерегез. Берничә тапкыр шулай эшләү хәерле. Балчык 5 мм чамасы калынлыкта булсын. Аннары балчыкка «төрелгән» карбызны караңгы урынга куегыз.

Балчык урынына парафин эретеп сыларга да була. Парафин 1 см чамасы калынлыкта булсын. Мондый карбызны салкынча урында саклагыз.

Карбызны саламга «яшереп» куярга була. Тартмага калын иттереп салам җәегез, карбызны койрыгы белән өскә каратып куегыз. Өстеннән тагын салам белән каплагыз.

Ком яки бөртекле ашлык белән күмеп куярга да була. Саламга яшергән кебек, тартмадагы карбызларны ком яки ашлык бөртекләре белән күмегез. Бу очракта карбыз койрыгы аста калырга тиеш.

Карбызны агач көле белән күмеп тә сакларга була. Көл гөмбәчекләрдән дә саклый. Тартма төбенә башта көл җәегез, өстенә карбыз куегыз һәм тулысынча көл белән күмегез. Тартманы ябып, базга яки идән астына төшереп куегыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100