news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карбызны күпме ашарга ярый?

news_top
Карбызны күпме ашарга ярый?
"Татар-информ" архивы

Диетолог Асият Хачирова сүзләренчә, карбыз организмга яхшы йогынты ясый. Ләкин барысы да дозага бәйле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Карбыз сезоны вакытында көн саен бер йодрык кадәрле үлчәмдәге ике порция ашарга кирәк. Бу принцип башка җиләк-җимешкә дә кагыла – бер алма, бер банан, 3-4 слива булырга мөмкин, ди белгеч.

Карбыз күләмен арттырып, аны көн саен бер яки ике ай ашап торсаң, организмнан файдалы матдәләр, минераллар юылып чыгарга мөмкин.

Карбыз яратучылар, үзләре дә сизмәстән, углеводлы диетага күчкән кебек була, чөнки карбызда фруктоза белән клетчатка микъдары күп була, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар