Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карбызны ипи белән ашауның нинди куркынычы бар?

news_top_970_100
Карбызны ипи белән ашауның нинди куркынычы бар?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Хәзер карбыз сезоны. Кайберәүләр аны ипи белән дә ашый. Эксперт Ирина Лялина моның куркынычмы икәнен аңлата. «Лайф» шул хакта яза.

Лялина сүзләренчә, карбызны ипи белән ашауның зыяны фәнни яктан расланмаган, ләкин бу кушылманың куркыныч факторлары бар.

Беренчесе – ашкайнату белән проблемалар килеп чыгу ихтималы. Карбызда клетчатка һәм су күп, ул эчне күпертергә, газлар барлыкка китерергә мөмкин, аеруча углеводлар белән бергә ашаганда. Ә ипи шундыйлардан! Кайсыбер кешеләргә мондый кушылма эшкәртү өчен кыен була. Кайсыбер диеталар һәм туклану системаларында җиләк-җимешләрне башка ризыклар, аеруча углеводлар белән, кушмау киңәш ителә. Бу ашказанында ферментация булдырмау һәм ашкайнатуны яхшырту өчен кирәк.

Тагын бер проблема – шикәр (карбыз составындагы фруктоза) һәм катлаулы углеводларны (ипи составында) бергә ашау. Карбызның гликемик индексы югары, ул ипинең гликемик индексы белән кушылып канда шикәр микъдарын тиз арттырырга сәләтле. Ә бу диабет яки инсулинга бәйлелек, гипертония, атеросклероз булган кешеләргә ярамый. Мондый авырулар вакытында иң күбе 1-2 кисәк карбыз ашарга ярый, ди Лялина.

Ашказаны-эчәклек тракты авырулары, диабет, гипертония, атеросклероз, йөрәк яки бөер җитешсезлеге булмаса, карбызны ипи белән ашарга ярый, ләкин бөтен бөртекле яки арыш ипиен ашагыз – аларның гликемик индексы түбәнрәк.

«Алда әйтелгән куркыныч факторларына карамастан, сәламәт кешеләрнең күбесе өчен ипи+карбыз кушылмасы җитди проблемалар китереп чыгармый. Шуңа күрә, организмның үзенчәлекләрен исәпкә алыгыз», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100