Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карбыз яман шеш китереп чыгарырга мөмкинме?

Азотлы ашламалар белән тукландырылган карбыз һәм кавын яман шеш үсешенә китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Карбыз яман шеш китереп чыгарырга мөмкинме?
pixabay.com

Азотлы ашламалар белән тукландырылган карбыз һәм кавын яман шеш үсешенә китерергә мөмкин. Бу хакта «360» телеканалы белән әңгәмәдә табиб-диетолог Альбина Ермоленкова сөйләде, дип яза РИА Новости.

Аның фикеренчә, бу ашламалар үзләре алай ук куркыныч түгел, әмма ашказанына эләккәч, алар организмга зыян китерергә мөмкин.

«Нитратлар канның функциясен боза, гемоглобин дәрәҗәсенә йогынты ясый. Бу тукымаларда кислород җитмәүгә китерергә мөмкин, ул бигрәк тә балалар һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләр өчен начар», — дип аңлатты медик.

Моннан тыш, кайчагында нитратлар карбызда ук зарарлы «трансформация» ясый. Бу аны дөрес сакламау аркасында килеп чыга, дип аңлатты ул.

Артык кызыл булуы һәм артык ялтырап торуы карбызның организм өчен куркыныч булуы турында сөйли, дип өстәде Ермоленкова.

Карбыз сатып алганда аның сары табына игътибар итәргә кирәк. Табиб сүзләренчә, бу карбызның табигый өлгерүе турында сөйли. Эксперт билгеләп үткәнчә, карбызда нитратларның минималь нормасы — бер килограммга 60 микрограмм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100