Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карбыз төшен ашасаң ни була?

news_top_970_100
Карбыз төшен ашасаң ни була?
"Татар-информ" архивы

Август – карбыз сезоны. Бу җиләктә калий, магний, тимер, фосфор, натрий һәм В, В витаминнары күп була. Табиб-гастроэнтеролог Галина Барташевич карбыз төшләрен ашау турында да аңлаткан. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, карбыз төше яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә, кан басымын төшерә, картаюны акрынайта. Моннан тыш, карбыз төшендәге үсемлек тукымалары организмны шлаклар һәм токсиннардан чистарта.

Карбыз төше микробларга һәм гөмбәчекләргә каршы чара булып санала, күз күремен яхшырта, канда шикәр микъдарын киметә, ди Галина Барташевич.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100