news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карбыз кабыгыннан кайнатма

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеменнән карбыз кабыгыннан кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Карбыз кабыгыннан кайнатма
1 кг карбыз кабыгы, 1 кг шикәр, 2 лимон, 500 мл су кирәк булачак.
   
Карбыз кабыгының яшел өлешен кисеп ташларга. 2-3 см лы шакмак итеп турарга. Өстенә кайнар су агызып, 5-10 минут пешерергә. Аннары иләккә бушатып суытырга. Шикәр комына су кушарга да, эрегәнче кайнатырга.

Суынган карбыз кисәкләрен сиропка салып, ярты сәгать пешерергә. Аннары уттан алып, 2-3 сәгать тотарга. Шуннан соң әлеге процессны кабатларга. Лимонның кабыгын алып, вак итеп турарга. Кайнатмага кушып, карбыз кабыклары үтәкүренмәле булганчы тагын кайнатырга. 

Чәегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар