Зур Кукмара авылында яшәүче блогер Айгөл Гатауллинадан карбызлы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: карбыз, фета сыры, үсемлек мае, бальзамик соус, бөтнек яфрагы.
Карбызны һәм фета сырын шакмаклап турарга, сыек май, бальзамик соус (аннан башка да ярый), бөтнек яфрагы белән бизәргә. Зур тәлинкәгә рәттән салып ясагыз була.