Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карбыз ашап ябыгып буламы?

Карбызны күп ашау капма-каршы нәтиҗә бирә — кешедә симерү куркынычы арта.

news_top_970_100
Карбыз ашап ябыгып буламы?
pixabay.com/ru

Карбызны күп ашау артык авырлык җыюга китерә. Моннан тыш, бер ашаганда җиләк-җимешләрне зур порциядә ашарга ярамый. Бу хакта гастроэнтеролог һәм диетолог Нурия Диановага сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Табиб сүзләренчә, сәламәтлекне саклау өчен карбызны күп ашарга ярамый. Бу җимешне ярты кг ашау инде артык норма дип санала. Иң яхшысы 200 грамм чамасы ашау, диде белгеч.

«Мәсәлән, кабыгы чистартылган 500 грамм карбыз — бу зур порция, бер утыруда 200 грамм гына карбыз ашарга кирәк. Карбызны көн дәвамында берничә мәртәбә дә ашарга мөмкин, әмма бер утыруда бер карбызны ашап бетерергә ярамый», — дип киңәш итте ул.

Диетолог әйтүенчә, җиләк-җимешләрне күп ашау инсулин резистентлыгын арттыра. Нәтиҗәдә, кеше тазара, ә ябыкмый.

Иммунитетны ныгыту өчен көненә 1-2 җиләк-җимеш ашап кую яхшы. Дөрес порция 200 грамм чамасы, диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100