«Каравыл, эстрада кая тәгәри!» Нияз Җәләловның кыска итәкле биючесен ошатмаганнар
Нияз Җәләловка кадәр кара тәнле җырчыны татар сәхнәсенә Илсөя Бәдретдинова алып чыккан иде.
Нияз Җәләлов төркемендә кара тәнле биюче кыз халыкка тынгылык бирми. Бу кызны татар исеме белән «Рания» дип атасалар да, халык бик үк хуш күрмәгән ахыры.
Аның биюен бер дә ошатмаганнар.
«Коточкыч!»
«Әләй гыйбрәт… Гайрәт чигергеч…»
«Татар эстрадасы».
«Кара тәнле кыз Рания чыгышы белән нинди раса кызы ул? Биюенә аптырамыйм, үз милләте биюе бугай… Татар концертларында мондый бию бармый билгеле, татар күлмәген киеп безнеңчәрәк биеп караса ни хәлдә булыр иде икән».
«Ә бу Рания концертларда нинди телдә җырлый икән? Татарчасы да шушы биюе төследер инде… Биленә бәйләгән чүпрәге бигрәк кыска, сәхнәгә алай чыкса… Бәлки чыкканы да бардыр… Уф, аркаларым чымырдап китте».
«Татар эстрадасы кая тәгәри?»
«Каравыл!»
«Әлләкәем».
«Мәгънәсезләр, тьфү».
«Сәхнәдә бии торган бию түгел инде, төнге клубка барып биесен».
Нияз Җәләлов Раниянең җырын да тәкъдим иткән. Дөресрәге, ул Раниягә микрофон биргән һәм ул селкенеп тора, ә Нияз үзе җырлый. Бу роликны да тәнкыйтьлиләр. «Дуслар, Рания шәп җырлыймы?» дип сораган Ниязны бик азлар гына хуплаган.
«Тавышы ишетелми!»
«Син нишләп Раниягә сүз бирмисең, тавышы да чыкмый мескеннең».
Берәүләрне исә Раниянең бөтен концертларда бер үк күлмәктә булуы гаҗәпләндерә.
«Берәр матур күлмәк кидерегез инде, алайса һаман шул күлмәк белән», — дип язалар.