Башкортстан прокуратурасы биредә яшәүче ир-атка карата гаепләү карарын раслаган. Ул 2 кешене үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Прокуратура белешмәсе буенча, быел февральдә бу ир-ат танышлары – ир-ат һәм хатын-кыз белән салып утыра. Аннары ул тагын аракы алырга кибеткә китә. Кайткач, ир-ат белән хатын-кызны караватта килеш күреп ала. Көнләшкән ир-ат парны үтерергә була. Хатын авыру булу сәбәпле, каршылык та күрсәтә алмый. Җинаятьче аларга күп итеп пычак кадый.
«Тикшерү ачыклаганча, ике ир-ат һәм ике хатын-кыз фатирда салып утыра. Алкоголь беткәч, бер хатын йокларга ята. Гаепләнүче ир-ат кибеткә китә. Кайткач, ул 54 яшьлек таныш хатынын көнли, алар моңа кадәр очрашып йөргән булган. Хәзер исә бу хатын фатир хуҗасы – 60 яшьлек ир-ат белән бер караватта яткан. Шулай итеп ир-ат ике кешене үтерә. Тавышка йоклаган хатын уяна, ул фатирдан чыгып кача, күршеләргә керә, полиция чакырырга сорый. Мәрхүмә хатын 2нче төркем инвалид була, ул каршылык та күрсәтә алмый», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.
Ир-ат гаебен өлешчә таныган. Җинаять эшен Югары судка тапшырганнар.