Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карашы ерткыч»: Ландыш Нигъмәтҗанованы чи ит белән төшкән фотосы өчен тәнкыйтьлиләр

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова яңа суелган хайванның боты янында пычак тотып фотога төшкән.

news_top_970_100
«Карашы ерткыч»: Ландыш Нигъмәтҗанованы чи ит белән төшкән фотосы өчен тәнкыйтьлиләр

Ландыш бу көннәрдә Балтач ягында ит сатып алган. Инстачылар блән сөенеч уртаклашырга җыенып, сурәтне инстаграмга куйган.

"Хәерле көннәр! Нууу рәхәтләнәбез икән тәмле әйберләр пешереп, Алла бирса. Балтач ите", дип язган ул әлеге фото янына.
Инстачыларның күбесе җырчының сөенечен уртаклашкан. Кайсы якта ит тәмле булуы турында да фикерләшкәннәр. Манты, пилмәннәр турында да тәмләп язышканнар.
Тик Ландышның пычак тотып чи ит янында төшкән фотосын тәнкыйтьләүчеләр дә табылган. "Коточкыч фото", "Сәер фото", "Карашың бик ерткыч, син беркайчан да вегетарианка була алмассың", "начар фото", дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100