«Караш» егетләр төркеме яңа җыр яздырган
«Бары тик өскә» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларда бар.
«Караш» егетләр төркеме инстаграмдагы сәхифәсендә үз тамашачыларына яңа җырын тәкъдим итте.
«Төркемебезгә 3 ел! Әлеге җырны бәйрәм бүләге итеп кабул итегез! Сез булганда, безнең юнәлеш бары тик өскә булачак!» - дип язган егетләр.
«Бары тик өскә» җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.