Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карарга куркыныч кадрлар». Трассада 7 айлык сабый, яшь әти-әни һәм аларның дусты үлгән

news_top_970_100
«Карарга куркыныч кадрлар». Трассада 7 айлык сабый, яшь әти-әни һәм аларның дусты үлгән

Чиләбе өлкәсендә авариядә 7 айлык сабый, аның әтисе белән әнисе, гаилә дусты һәлак була. Алар барысы да «ВАЗ-2114» машинасында бара. Шул чакта аларга фура килеп бәрелә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

23 яшьлек Надя, 28 яшьлек Евгений, аларның 7 айлык кызы һәм 28 яшьлек дуслары Антон Чиләбедән килә, алар туган шәһәрләре – Катав-Ивановскига бара. Ләкин юлның яртысын да уза алмыйлар.

Шул ук трассадан каршы якка таба Казаннан 41 яшьлек дальнобойщик килә. 15.27 сәгатьтә аның алгы тәгәрмәче шартлый, фура койманы таптый һәм 4 машинага бәрелә. Йөк машинасы «ВАЗ»ны юл кырыена бәреп төшерә, изеп бетерә. Ике машинага да ут каба. Авария урыныннан кадрларга карарга куркыныч, диелә хәбәрдә.

«ВАЗ»дагы кешеләр урында ук үлә, фура йөртүчесе һәм пассажир хатын исән, алар хастаханәдә.

Тагын 3 машина җимерелгән, алардагы кешеләр исән. Тикшерү бара.

Яшь гаиләне дуслары һәм якыннары бик җылы искә ала. «Бик яшь гаилә бит, яши башлаганнар гына иде. Матурлар, игелеклеләр, дуслары балачактан күп, зур компания», – ди танышлары.

Фото: © https://t.me/gumvd74

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100