Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карантин вакытында өйдә нәрсә белән шөгыльләнергә: файдалы сайтлар һәм киңәшләр

Карантинга коронавирус аркасында эләккәнсез яки үзегез теләп изоляциягә китәргә җыенасыз икән, нәрсә белән шөгыльләним икән дип, төшенкелеккә бирелмәгез. «Татар-информ» хәбәрчесе укучыларга файдалы сылтамалар һәм планетаның төрле җирләрендә сибелеп яшәгән татарлардан, хуҗабикәләрдән киңәшләр тәкъдим итә.

news_top_970_100
Карантин вакытында өйдә нәрсә белән шөгыльләнергә: файдалы сайтлар һәм киңәшләр
https://pixabay.com/ru

Карантин вакытында ялгызың калып, вакытны күңел ачуга гына түгел, белем алу яисә музей экспонатларын карауга да сарыф итәргә мөмкин. Чит телләр курслары, рәсем дәресләре, чигүнең төрле техникалары — болар һәм башкалар һәрвакыт ачык кулланылышта бар.

Онлайн мәдәни чаралар

Татарстан музейларында уникаль предметларны онлайн карарга мөмкин. Коръән өчен кыйммәтле футлярлар, йөзекләр һәм башка күп нәрсәләрне үз коллекциягезгә кертеп, аннары социаль челтәрләрдә дуслар белән уртаклашып була.

Иң масштаблы онлайн-коллекцияләрнең берсе Британия музеенда урнашкан. Анда 3,5 миллионнан артык экспонатны якыннан карарга мөмкин, шәрехләмәләр һәм аудиокомментарийлар да бар.

Нью-Йоркта заманча сәнгать музеена да онлайн кереп була. Бүгенге заман сәнгать әһелләренең яңа һәм үзенчәлекле иҗат җимешләрен сылтамадан карый аласыз.

Ватикан музейлары да онлайн-очрашуга әзер. Сайтта виртуаль турлар һәм видеолар карарга мөмкин.

Россия Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясенең ГОСКАТАЛОГ сайтында музей хәзинәләре белән танышырга тәкъдим итә. Коллекциядә рәсем сәнгате, тәңкәләр, археологик табылдыклар һәм башкалар бар.

Теләгән һәркем онлайн-режимда Нью-Йоркның атаклы «Метрополитен-опера«сына да бара алачак. Опера программасын порталда белеп була.

КиноПоиск HD хезмәте апрель ахырына кадәр тамашачыларга бушлай язылырга тәкъдим итә.

More.tv кинотекасына SIDIMDOMA промокоды белән бушлай керергә мөмкин.

Бушлай белем алу

GeekBrains белем бирү порталы программалаштыру, дизайн, идарә һәм маркетинг курсларына бушлай керү мөмкинлеген булдырды. Теләсә кайсы өч юнәлешне сайлап алу өчен, порталда теркәлергә һәм электрон почтагызның адресын калдырырга кирәк, сезгә лекцияләр җибәрәчәкләр.

15 апрельгә кадәр Арзамас радиосы КАРАНТИН промокоды буенча бушлай курслар, подкастлар һәм аудиоматериаллар тәкъдим итә.

Coursera порталы 31 июльгә кадәр барлык хезмәттәшлек иткән университетлар белән гомуми файдалану курслары булдырды: әгәр сезнең югары уку йорты сервиста теркәлгән булса, сезгә барлык онлайн-программаларга бушлай керү мөмкинлеге бирелә.

Stepik сайты төрле дисциплиналар, шул исәптән генетика, орфография һәм программалаштыру буенча күп бушлай курслар оештыра.

Ulearn.me порталы программалаштыру буенча бушлай курслар тәкъдим итә.

Лекторий порталында үзегез теләгән һәр темага лекцияләр табарга мөмкин — математикадан һәм программалаштырудан алып, биоинформатика һәм бизнес алып бару нигезләренә кадәр бар.

Үзегезнең белем даирәсен киңәйтү, күп кенә күренешләрне һәм процессларны аңлау өчен, Постнаука сайтында мәгълүмат таба аласыз.

Лингуист порталы чит телләрне бушлай өйрәнергә ярдәм итәчәк (хәзерге вакытта дәресләр 18 тел буенча ачык).

«Яшелчә, җиләк-җимеш утыртам!»

Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев:

Әлегә өйдә, карантинда утырабыз. Помидор, кыяр, кәбестә, шалкан, кишер, борыч, карбызлар утыртачакбыз, әкренләп бакчаны әзерли торам.

«Инглиз телен үзләштерәм!»

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева:

Мин дә өйдә утырам… Күптәннән инглиз теле белән шөгыльләнәсем килгән иде, менә хәзер шул телне үзләштерәм. Китаплар укыйм, яңа җырлар иҗат итәм, тәмле ризыклар пешерәм. Сәламәт, исән-сау булыйк, дөньялар тизрәк тынычлансын! Аллаһы Тәгалә барчабызны да ярдәменнән ташламасын.

«Интернеттан хор дәресләре алам»

Швециядә яшәүче татар җырчысы Гөлүзә Зиатдинова:

Бездә эш күп. Менә өйдә чакта егетләремне тәмле ризыклар пешереп сыйлыйм. Бәлеш, пироглар, булкалар пешерәм. Әле кәбестә пирогын мичтән яңа гына алдым. Дус кызым белән хәзер һава суларга чыгабыз.

Моннан тыш, әткәй истәлегенә дип шагыйрә Сания Әхмәтҗанова сүзләренә җыр язган идем. «Әткәй гармуны» дип атала ул. Шуңа Чаллы музыканты белән «Ватсап» аркылы аранжировка ясыйбыз.

Безнең хор дәресләре дә әлегә туктап калды, чөнки 500 кешедән артык бит без. Интернет аша гына репетицияләр була. Хор җитәкчесе шулай үткәрә, өйдә җырлыйбыз.

«Картиналар иҗат итәбез»

Башкортстанның «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары Зәлия Ахунова:

Авдон бистәсендә «Ак калфак»лылар җыелып, калфак чигәргә өйрәндек, шигырьләр укыдык, чәйләр эчтек, матур итеп биедек. Гөрләп тора дөнья!

Без — иҗади гаилә. Дачабызга барып ял итәргә яратабыз, картиналар, төрле рәсемнәр ясыйбыз!

«Татар теле дәресләре укытам»

Төркиянең Истанбул шәһәрендә укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова:

Көне-төне диссертациямне язып утырам. Моннан тыш, теләгән кешегә теләгән вакытта онлайн татар теле дәресләре бирәм.

«Яңа фильм төшерү өчен сценарий язам»

Мексикада яшәүче татар җырчысы Иделия Марс:

Хәзерге вакытта яраткан китапларымны укыйм. Күбрәк өйдә утырырга тырышабыз, вирус таралмасын өчен ул иң яхшы алым. Яңа фильм төшерергә хыялланам, шуңа күрә сценарий язу өстендә эшлим.

«Төрек сериаллары карый башладым»

Дубайда яшәүче татар блогеры Әлфия Бәдретдинова:

Тренажер заллары, кеше күп була торган урыннар Дубайда да ябылды. Ябылганчы һәр иртә шпагатка утырырга, тартылырга йөри идем. Карантин булгач, балконымда гына күнекмәләр ясый башладым. Өйдә күбрәк вакыт барлыкка килгәч, китаплар укудан тыш, төрек сериалларын карыйм.

Интернет һәм телефон аша дуслар, якыннар, әти-әниләр белән аралашулар тагын да артты. Шалтыратулар, хәл белүләр ешайды.

Төрек сериалларын шушы сылтама буенча карап була.

«Заказга гөсләләр ясыйм»

Марий Элның Татар милли-мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Гәрәй Мәгъсүмҗанов:

Буш вакытым булуга гөсләләр ясыйм. Ял көннәрендә, бигрәк тә хәзер татар һәм мари гөсләләрен ясау белән мәшгульмен. Аллага шөкер, заказлар бар. Шуңа күрә бу форсат миңа бары тик уңайлы гына булды дип саныйм.

«Инстаграмда үземне блогер буларак күрсәтәм»

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина:

Бию төрләрен үзләштерә башладым. Өйдә утырып, беркая да чыкмагач, мотивация килеп чыкты. Минемчә, һәр кешенең дә озакка калдырган яисә иренгән, кулы җитмәгән эшләре бар. Шуларны эшләргә хәзер мөмкинлек туды, вакыты килеп җитте.

Кайбер видеоларга монтаж ясыйм, аннан соң, авторлар белән бергәләп телефон аша җыр иҗат итәбез. Инстаграмда үземне блогер буларак күрсәтәм, фантазиямне кабызып, кызыклы материаллар чыгарам. Минем фотоларны яисә видеоларны күреп, елмайганнарын яратам, шуңа күрә кешеләрнең кәефләрен күтәрергә тырышам.

Карантин вакытында «Мәйдан» телеканалында тапшыру алып барырга туры килде, съемкаларда төшкәлим. Инглиз телен яратам, шуңа күрә алга таба да шушы телне өйрәнәчәкмен.

Психологик яктан бу хәлләр никадәр авыр булмасын, барыбер юмор белән карарга тырышырга кирәк. Барысы да яхшы булыр дип ышанабыз.

«Улым онлайн пианино дәресләре ала»

Финляндия төркиләре берлеге рәисе Варол Абдрахим:

Аллага шөкер, исән-саубыз. Фин хөкүмәте, башка илләрдәгечә, халык өчен чикләүләр киңәш итте. Мәктәп укучылары, студентлар өйдән укый башлады. Бишенче сыйныфта укучы улым Даниал Интернет аша математикадан имтихан тота. Кичкә таба онлайн пианино дәресләре ала, ничек булып чыгар — күрербез.

Бөтен спорт ярышлары, театрлар, концертлар туктатылды. Җитмеш яше тулган кешеләргә өйдән чыгарга киңәш ителми. Балалар, оныкларның өлкәннәр янына килеп күрешмәве әйбәтрәк. Һава сулап йөреп кайту — файдага. Ун кешедән зуррак төркемнәргә җыелмаска киңәш итәләр. Кешеләр өйдән компьютер белән эшли.

Хәзергә кибетләр ачык. Халык аз булганлыктан, кайбер рестораннар һәм кечкенә кибетләр ишекләрен япты. Татар мәчетләрендә (Хельсинки, Ярвенпяа, Тампере шәһәрләре) намаз җәмәгатьчелек белән укылмый. Имамыбыз Рамил хәзрәт Беляев «Фейсбук» аркылы җомга намазын алып бара.

«Өйдәге эшләнеп бетмәгән эшләрне башкарам»

Казан шәһәре филармониясе артисты Гөлназ Гафурова:

Кичә генә Кырымнан кайтып төштек. Җырларга чакырганнар иде. Кырымның Россиягә кушылуы уңаеннан рәсми бәйрәм булырга тиеш иде. Бер генә көн чыгыш ясадык, калган ике көнне мәдәни чараларны бетерделәр. Кире кайта алмадык, чөнки билетлар алынган, аларны берничек тә алмаштырып булмады. Чыгыш ясамыйча да кайтып китүчеләр байтак булды. Мәскәүдәге аэропорттан чыгармаслар дип курыктык. Кырымга килгәч тә, битлекләр кигән идек. Безне күреп шаккаттылар. «Монда диңгез һавасы шәп, нинди коронавирус?» — диләр.

Карантинның файдасы гаиләбезгә тиде дип уйлыйм, чөнки гадәти көндә гел эшкә чабабыз. Рәхәтләнеп өйдәге эшләнеп бетмәгән эшләрне эшлим, бөтен вакытымны гаиләмә, балаларыма багышлыйм. Кайвакыт өйдә картинаны да элеп куярга вакыт булмый. Шундый вак эшләрне эшләячәкмен, Алла боерса.

«Битлек тегә башладым»

Хуҗабикә Розова Мария:

Битлекләр тегә башладым, чөнки даруханәләрдә юк. Безнең районда гына да әллә ничә даруханәне әйләндек, беткән булып чыкты. Нәрсә белән булса да сакланырга кирәк. Эштә, балалар бакчасында битлек кияргә туры килә. Гаиләмә, күршеләремә тегәм. Ирем институтта эшли, халык арасында йөри, әле хәзер генә карантин башланды бит. Балама да кидертәм. Шуңа күрә саклану чарасын алдан ук уйлап куйдым. Төчкерүчеләр, йөткерүчеләр күп, сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк.

Карантин чорында вакытыгызны күңелле итеп тә уздыра аласыз. «Татар-информ» ның ютубтагы каналындагы концертларны карый аласыз!

Татарча концертлар, мәдәни чаралар, спектакльләр — барысы да сезнең өчен, хөрмәтле укучыларыбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100