Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карантин вакытында мәчеткә килмәскә»: имамның күз яше аша сөйләгән вәгазе

Коронавирус авыруы таралу сәбәпле, мәчетләрдә җомга намазын кылуның шартлары үзгәрде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Казанның Мәрҗани җәмигъ мәчетенә барып, җомга намазын карантин вакытында уку тәртибен һәм коронавирус авыруына багышланган вәгазьне тыңлап кайтты.

news_top_970_100
«Карантин вакытында мәчеткә килмәскә»: имамның күз яше аша сөйләгән вәгазе
Салават Камалетдинов

Мәчеткә кергәч, безне кулларында антисептик тоткан бер әфәнде каршы алды. «Кулларыгызны сузыгызчы, чистартыйк», — диде ул. Бу әфәнде мәчеткә кергән һәр мөселманны шулай каршы ала. Мәчеттә үзара кул бирешү юк иде. Татар мөселманнары өчен бу күренеш ят кебек тоела.


Галерея: Карантин вакытында Мәрҗәни мәчетендә Җомга намазы

Хатын-кызлар залында хәзрәтнең вәгазь укуын ишетеп кенә түгел, карап та була. Залга телевизор куйганнар.

«Бөтенесе дә Аллаһ кулында»

Хатын-кызлар залында олы яшьтәге ап-ак яулык бәйләгән әбекәй каршы алды. Үзен Мәлисә әби дип таныштырды ул.

«Элек хатын-кызлар күп була иде. Хәзер күренми. Ирләр дә әллә ни күп түгел бугай. Бөтенесе дә Аллаһ кулында. Беребез дә кайчан китәчәгебезне белми. Минем туганнарым бер көнне иртән эшкә чыгып китте, бар да яхшы иде. Әмма юл һәлакәтенә эләгеп, китеп бардылар. Кем белгән менә шулай буласын? Мәчеткә килергә кирәк. Мин ялгыз, шуңа күрә мәчеткә киләм. 29 яшемдә тол калдым, ирем үлде. Балаларым да юк. Мәчеткә килеп, көч алам. Аллаһка шөкер, йөрибез», — дип сөйләде Мәлисә әби.

Әбекәй хәзер кул бирешергә дә, кочаклашырга да ярамаганны әйтеп үтте.

«Элек кочаклаша идек, куллар бирешә идек. Ә хәзер анысы да ярамый», — диде ул.

Безнең сөйләшүгә бер ханым кушылды: «Хатын-кызлар, вирустан куркып, мәчеткә килми».

«Без мәчетләрне ябуга каршы»

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов укыган вәгазьнең берничә өлешен язып үтим.

«Кәгъбатулла, Мәккәдәге мәчетләрнең күбесе ябык. Нәрсә булганын аңлату авыр. Бу авыруны Аллаһ безгә сынау итеп җибәрдеме? Ничек аңлатырга?» Бу сүзләрен әйткәндә Мансур хәзрәт күзләрендә яшь күренде. Ул, күзләрен сыпыргач, үзен кулга алып, сөйләвен дәвам итте.

«Әмма без — мөселманнар, һәм без Аллаһка табынырга тиеш. Ул безгә сәламәтлекне әманәт итеп биргән. Без сәламәтлегебезне сакларга тиеш. Барыбыз да үзебез кылган гамәлләр өчен җаваплы.Тыныч булырга, паникага бирелмәскә тырышыйк. Аллаһ ярдәменнән ташламасын! Ул безне саклый.

Шуны онытмыйк: язмыштан узмыш юк. Аллаһ Тәгалә ничек кушкан, шулай булачак. Әмма Ул: «Саклаганны саклармын», — дигән. Үз-үзебезне сакламасак, безне кем саклар?

Мөфтиятнең президиумы үтте. Табиблар авыруның җитди булуын сөйләде. Мәскәүдә мәчетләр ябылды. Әмма без мәчетләрне ябуга каршы, чөнки безнең халык, киресенчә, кайгы килсә, мәчеткә килә, Аллаһка ялвара башлый. Президиумда мәчетләрне япмаска дигән карарга килдек. Әмма намаз вакыты кыскарачак. Азан укылачак. Азаннан соң бары тик фарыз белән чикләнү: җомганың мәҗбүри хөтбәсен һәм ике рәкәгать укырга кирәк. Бу кагыйдә буенча киләсе җомгадан укый башлыйбыз. Вәгазь булмаячак. Куллар бирешмик, кочаклашмыйк», — дип сөйләде Мансур хәзрәт.

«Безгә бу карарны кабул итү җиңел түгел»

Мансур хәзрәт тарихта мондый хәлнең булуын да сөйләп үтте.

«Бервакыт берничә көн ишеп яңгыр яуган. Шунда Пәйгамбәребез: «Намазларын өйдә укысыннар», — дигән. Нишләп шулай? Нигә мәчеткә килергә ярамый? Пәйгамбәребез: «Урамда пычрак, шуңа күрә мәчеткә килмәгез. Мәчетне дә, үзләрен дә пычратып бетерерләр», — дигән. Ул вакытларда да шулай булган. Бүген дә, үзегезне, гаиләгезне саклап, намазны өйдә генә укыгыз», — дип сөйләде хәзрәт.

«Миңа рәхәт әллә сезгә: «Мәчеткә килмәгез», — дип әйтү?» — диде дә хәзрәт һәм кабат күз яшьләрен тыя алмады…

«Мин бит сезне, киресенчә, мәчеткә чакырырга тиешмен. Ә бүген: «Килмәгез», — дим. Аллаһ Тәгалә мине үзе кичерсен. Безгә бу карарны кабул итү җиңел түгел. Аллаһ каршында һәр әйткән сүз өчен җавап бирәсе бар. Ул безне үзе кичерсен. Гаепне үзебездән эзлик. Бәлки без нәрсәнедер дөрес эшләмибездер?! Аллаһ безгә бу авыруны болай гына җибәрмидер бәлки?» — дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, сөйләвен дәвам итте хәзрәт.

«Аллаһ Тәгалә безгә сәламәтлекне әманәт итеп биргән»

Намаздан соң Мансур хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесенә интервью бирде.

Мансур хәзрәт, сез еладыгыз…

Уйлап кара: ничек имам мөселманнарга: «Мәчеткә йөрмәгез», — дип әйтә алсын? Ничек?! Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршына ничек басыйм?! «Син идеңме әле ул мөселманнарга мәчеткә йөрмәгез, дип әйтүче имам?» — дип сорар.

Бу ислам диненең тарихында беренче тапкыр түгел, димәк?

Вәгазь сөйләгәндә дә әйтеп үттем: яңгыр вакытында Пәйгамбәребез намазны өйдә укуны киңәш иткән. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Мин сезгә сәламәтлекне әманәт итеп бирдем. Саклагыз», — дигән. Кемдер тәмәке тарта. Бу — зарармы? Зарар. Әгәр сиңа әниең үзенең дәү әнисенә әнисе биргән йөзеген тапшырса, син бит аны саклыйсың. Син әманәт итеп әлеге йөзекне саклыйсың. Сатмыйсың да, ломбардка да илтеп бирмисең. Хәдистә шундый сүзләр бар: «Әгәр берәр җирдә авыру бар икәнен ишетсәгез, сез анда бармагыз. Әгәр син шушы җирдә икән, сез аннан чыкмагыз». Чума кебек авырулар булган чакта да намазны өйдә уку хәерлерәк булган. Үзең авырсаң, гаиләң дә авырый. Бик авыр.

Мөселманнар бу күренешне ничек кабул итә?

Туристларны мәчеткә кертүне тыйдык. Мөселманнар аякларында бахиллар, кулларында перчатка булган һәм маска кигән очракта кертик дип тәкъдим итте. Мөселман халкы, аятьләр, хәдисләр һәм мөфти карарын укыгач, итәгать кыла. Коръәндә дә: «Аллаһ Тәгаләгә, Пәйгамбәргә һәм арагыздан сайланып куелган кешегә итәгать кылыгыз», — диелгән. Шулай ук Аллаһ: «Сез һәрберегез дә көтүче һәм үзегезнең көтүегез өчен җавап бирәчәксез», — дигән. Син гаилә хуҗасы, әти, ир. Мәчеттәге имам да көтүче. Ул җәмәгать өчен җаваплы.

Намазга килүчеләр барыбер күп, әйеме?

Кеше үзенә рәхәт булганда, борчулары булмаганда, Аллаһ Тәгаләнең барлыгын оныта. Ә менә кинәт кайгы килеп чыкса, ул шул вакытта ук мәчеткә килә, мулладан дога укуны сорый. Хәтта самолетта очканда да кеше Аллаһ турында уйламый. Әмма, самолет бераз гына дерелдәп алса да: «Я, Раббым», — дия башлый. Кеше үзенә авыр чыкта мәчеткә омтыла. Ә мәчеткә килгәнне кире борып җибәреп булмый.

Бу ахырзаман билгеләренең берсе түгел микән, диләр. Ул хакта ни диярсез?

Алар фейклар. Ахырзаманның билгеләре бик күп. Кытайлар Ислам диненә күчәргә, мөгезле кеше килергә тиеш һәм башкалар. Бу хакта барыбер Аллаһ Тәгалә үзе генә белә. Аллаһ болай дигән: «Мин сезгә 99 авыру бирермен һәм шул ук вакытта 99 дәва да бирермен. Йөзенче авыруны бирермен, әмма аннан дәва булмас», — дигән. Йөзенче авыру — ул картлык. Димәк, ИншАллаһ, шушы коронавирус авыруыннан да дәва булыр.

Үлемнән куркырга кирәкмидер?

Юк, аннан куркырга кирәкми. Үлем — ул бер халәттән икенче халәткә күчү. Барыбыз да ана карынында тугыз ай яшибез. Сез дә әниегезнең карынында гомер буе яшәрмен дип уйлагансыздыр. Анда бит җылы, ашаталар, эчертәләр… Әмма юк, сез шушы фани дөньяга килгәнсез. Бу дөньяда без вакытлыча гына. Соңыннан без башка дөньяга китәчәкбез. Ә менә ул дөнья мәңгелек инде. Тәкъдиргә нәрсә язылган, шул булыр. Кемдер йокларга ята да башка уянмый. Яисә самолетта очкан өч кеше арасыннан берәү генә үлә. Нигә? Чөнки аның вакыты җиткән.

Хаҗга барырга ярамыймы?

Юк, ярамый. Анда кеше юк, имам елый. Бу — куркыныч күренеш. Күпләр шушы коронавируска ышанмый. Мин дә белмим. Кибетләрнең киштәләре буш. Паникага биреләләр, ажиотаж китеп чыгаралар.

«Аллаһ безгә тагын бер сынау җибәргән»

Мансур хәзрәт вәгазь укыганда тарихтан бер мизгелне искә алды. «1917 елда мәчетләрне, мәдрәсәләрне яптылар. Дин юк дип, муллаларның күбесен Себергә сөрделәр, кемне төрмәгә җибәрделәр, кемне атып үтерделәр. Ул вакытта мөселманнар нинди авырлык күргән! Аллаһ Тәгаләгә ышанган кешегә мәчеткә ярамасын әле. Безнең халык бу сынауны да үтте. Аллаһ безгә тагын бер сынау җибәргән. Сабыр булыйк», — дип сөйләде ул.

Намаз укырга, дин юлында булуга беркем дә каршы түгел. Бары тик вакытлыча гына сәламәтлекне саклау максаты белән кеше күп булган урыннарга йөрмәскә кирәк. Ходайдан сәламәтлек сорап, мин дә намаз кылдым. Мәчеткә бармау — намаз калдыру дигән сүз түгел. Аллаһ үзе ярдәменнән ташламасын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100