Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карантин усал булган, Данир авырга узган» — Сабировлар бәби көтәме?

Данир Сабировның тормыш иптәше инстаграмга кызык фото куйган. Бу фото артында сер ята дип фаразлаучылар бар.

news_top_970_100
«Карантин усал булган, Данир авырга узган» — Сабировлар бәби көтәме?
Рамил Гали

Миләүшә Сабирова авырлы хатын булып киенгән Данирны кочаклап тора. 

«Бу фото 500 комментарий җыйса, бәбине җиңел табачакбыз», — дип язган Миләүшә. 

«Хатыннан малай булмады инде, үземә калды дип атарга мөмкин бу фотоны»;

«Карантин усал булган, Данир авырга узган»;

«Авырлы хатынга тиз арада депиляция ясарга кирәк», — дип комментарийлар калдырган инстачылар. 

Виртуаль дусларының икенче төркеме әлеге фотоны урынсыз дип тапкан.

«Гомумән көлке түгел, балаларыгыз күрер, оят булырга тиеш»;

«Иң яратмаганым — ир-атның хатын-кыз булып киенүе»;

«Абау, бигрәк ямьсез, әле ярый ир-ат булгансыз»;

«Тәүбә-тәүбә, ярый кыз булмаган, гомер кияүгә чыга алмый картаер иде», — дигәннәр. 

Бу фото артында сер ята дип фаразлаучылар да бар. «Миләүшә корсагын ире артына яшергән кебек, әллә чынлап та малай артыннан киткәннәр инде», — ди алар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100