Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карантин сәламәтлеккә нинди йогынты ясый?

Эшләмичә өйдә утыручылар карантинны бик авыр кичерә.

news_top_970_100
Карантин сәламәтлеккә нинди йогынты ясый?
Владимир Васильев

Австралиянең Сидней университеты, Аделаида университеты һәм Кытайның Тонцзи университеты галимнәре коронавирус инфекциясенә бәйле изоляциянең кеше психикасына йогынтысын өйрәнә. Алар моны Кытай халкы мисалында тикшерә. Тикшеренү нәтиҗәләре Psychiatry Research журналында чыкты. Бу турыда Майл.Здоровье хәбәр итте.

20-21 февральдә Кытайның 64 шәһәрендә яшәүче 369 кешене сораштырганнар. Бу вакытта илдә катгый чараларның беренче ае дәвам итә.

Өйдә эшләми утыручыларның хәле иң авыры булган. Эшли торган кешеләргә караганда аларның психик халәте дә, физик халәте дә начаррак, стресс дәрәҗәсе югары, тормыштан канәгатьсезлек хисе югары була. Алар үзләре дә бу нәтиҗәгә гаҗәпләнми. Чөнки эшләү тормышка мәгънә бирә, көндәлек режим булдыра, пандемия вакытында исә бу бик кирәк.

Хроник авырулары булган кешеләр үз-үзеңне изоляцияләүне авыррак кичерә. Инфекция табылган урыннарда яшәүчеләргә аеруча да кыен була.

Карантин физик актив кешеләргә — үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тренировкага күп вакыт (ике сәгать ярымнан артык) сарыф итүчеләргә дә начар йогынты ясый икән. Галимнәр шуңа гаҗәпләнгән. Физик күнегүләр белән көнгә ярты сәгать чамасы шөгыльләнүчеләр позитиврак була. 

Галимнәр фаразлаганча, актив яшәү рәвешенә ияләшкән кешеләр чикләүләрне авыррак кабул итә. Гел утырып торган кешеләр исә тынычрак кичерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100