Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карантин бетте, үбәргә ярыймы сине?» - Җырчы Чәчкә ире белән төшкән фото куйган

Җырчы иренең нәрсә әйткәнен инстачылардан сорый.

news_top_970_100
«Карантин бетте, үбәргә ярыймы сине?» - Җырчы Чәчкә ире белән төшкән фото куйган
Салават Камалетдинов

Җырчы Чәчкә (чын исеме Лилия) ире белән төшкән фото куйган. Фото янына: «Ирек ниндидер бик кызык нәрсә сөйли миңа. Рәсем асты итеп, иремнең миңа нәрсә сөйләгәнен языгыз. Кызыклы комментарийлар көтеп калам!» — дип язган ул.

Җырчының виртуаль дусларының күпчелеге «мәхәббәт аңлата», малай алып кайтыйк», «яратам», — дип язган.

«Әйдә, җаным, тор. Авылга бәрәңге утыртырга киттек», — дигән бер авыл җанлысы.

«Карантин бетте, үбәргә ярыймы сине?» — дип шаярткан берсе.

«Монда, Лилия, син сөйлисең, Ирекне авызыңа каратып. Ул ушы китеп, авызын ачып тыңлый», - дип тә язган бер дусты.

«Бу сезнең ирегезмени? Мин сезнең малаегыз дип торам аны. Кичке биләмнән соңга калып кайткан өчен иртә белән малаегызга профилактика уздырасыз дип торам», — дип комментарий калдырган әллә белеп, әллә белми чеметкәләп алырга теләүче.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100