Төнге тынлыкны урамдагы җан өзгеч тавыш бозды:
– Ка-ра-выл!
Мумуев, юрганын этеп ыргытты да, тиз генә аякларына башмакларын элеп, балконга ашыкты.
– Ка-ра-выл! – дип кычкыруын белде кемдер дөм караңгылыктан.
«Бернәрсә күренми!» – дип, төшенкелектә әйтеп куйды Мумуев. Йөз мәртәбә шалтыратты бит инде югыйсә, идарәгә, яктырткычлар куйсыннар дип – бер файдасы юк... «Аларга коммуналка өчен түләсәләр, шул җитә, ә безгә – караңгыда яшә...»
Аста кемнәрнеңдер шәүләләре күренә кебек, буталышлар, һәм тагын шул: «Ка-ра-а-выл!»
«Кирәк бит шулхәтле акырырга! – дип гаҗәпләнде Мумуев һәм бер фикергә килде. – Берәү дә йокламыйдыр әле... Гадәти төзелеш, акустика театрдагы кебек – шылт иткән тавыш та ишетелә!»
Кычкыручы, Мумуевның уйларын белгән кебек, бераз тавышын киметте:
– Ка-ра-выл! – тынычрак яңгырады.
«Менә кешеләр йокламый! – дип уйлап куйды кабат Мумуев. – Ярар, эчкәннәр! Ярар, бәхәс куптарганнар! Тыныч кына өйләренә таралу урынына, аңлашып алырга уйлаганнар».
Аста качып баручы аяк тавышлары ишетелеп алды һәм чак кына теге:
– Ка-ра-выл!
«Ә полиция кайда? Участковый нәрсә карап йөри, күренгәне дә юк бит! Әгәр берәрсе шауласа, тиз генә кулларын каерырлар иде», – дип, чын ачуын чыгарып алды Мумуев.
Куаклар арасында шәүлә селкенеп куйды һәм, алпан-тилпән килеп, караңгылыкта югалды.
«Мескенкәем! Күрәсең, нык эләккәндер... – дип хәленә кереп әйтте ул бу сүзләрен. – Ә бит бер генә кабахәт тә полициягә шалтыратмаган, полициягә ләгънәт укымаган, ярдәмгә килмәгән... Әйе, бу халык белән коммунизм төзү түгел, хәтта капитализм да төзеп булмас! Их, Сталин җитеп бетми!» – дип төгәлләде Мумуев үзенең ачы фикерләрен һәм йокысын туйдырырга кереп китте.