Матурлык салонының хуҗабикәсе Мәдинә, ишеген бикләп, тротуарга төшәргә өлгермәде, ниндидер ир караңгылыктан пәйда булып аңа томырылды һәм машинага этеп кертте.
Шундук, куркуыннан ни эшләргә белмәгән хатынга пистолет терәп, Мәдинәнең кулыннан көне буена җыелган акчалы сумкасын тартып алды да:
– Алга ыргыл! – дип, рульдә утырган кызга боерык бирде. Бандитлар шәһәр читендәге урман кырыенда туктап, корбаннарына машинадан төшәргә куштылар...
Полициядә талау турындагы эш кузгатуны тикшерүче Сапфировка йөкләделәр.
– Җинаятьчеләрнең машиналары нинди иде? – диюдән башлады ул сорау алуын зыян күрүчедән.
– Чит ил машинасы иде бугай... Зур һәм кара төстәге... Караңгы иде, бәлки, ул бәләкәй булгандыр, актыр, безнең илдә ясалганыдыр...
– Ярар, – дип уфтанып куйды тикшерүче. – Сезгә мылтык белән янадылармы? Әйтегез әле, ул корал нинди иде?
– Ул шундый иде... очында тишеге бар, әйе, шуннан пуля чыга, ахрысы.
– Пистолетмы? Автоматмы? Ау мылтыгымы? – Инде Сапфировның түземлеге бетә башлады.
– Мылтык бугай, ә бәлки – автоматтыр... Белмим дә инде, караңгы иде бит...
– Кайсы юл белән алып киттеләр? Исегездәме?
– Юк. Караңгы иде, дим бит, шулхәтле куркудан нәрсә абайлап кала алыйм?!
– Үзегезне урлап китүчеләрне танып калдыгызмы?
– Куркам инде, бу мәсьәләдә дә сезгә ярдәм итә алмам, – дип, Мәдинә уфтанып куйды. – Беренчедән, дөм караңгы. Икенчедән, ир кеше шундыйрак... дип әйтим... бер дә күргән кешем түгел, бер сүз белән әйткәндә... Ә хатын-кызга мин, гомумән, күз төшермәдем. Шуны гына хәтерлим: чәчләре агартыбрак җибәрә торган аппарат белән эшкәртелгән, прическасы уртача озынлыкта кисеп кыскартылган, лак сиптерелеп ныгытылган. Тырнакларында маникюр – гель-лак… Тагын... Өстендә төрекләрнең күн курткасы – ачык төстә, молния белән, өске якка тегелгән кесәле, кара футболкасында Louis Bаton дип язылган язма, ертык-пыртык джинсы чалбар һәм Abibas кроссовка... Муенында – алтын муенса, кулоны йөрәк формасында. Әле тагын шунысы истә: аннан көчле духи исе бөркелеп тора иде – танылган брендка охшатып ясалган ялган ислемай... Әй Аллам, башка мин берни дә хәтерләмим... Караңгы иде бит!.. – диде дә Мәдинә, елап ук җибәрде.
– Тынычланыгыз, – дип, тикшерүче аңа стакан белән су бирде. – Аның йөзе ниндирәк иде, тасвирлагыз әле… Ничә яшьләр булыр?
– Карт иде, ямьсез, бәләкәй буйлы һәм юан, – дип төп-төгәл әйтеп бирде зыян күрүче.
Җинаятьчеләрне тиз генә кулга төшерә алмадылар, чөнки руль артында утыручылары – сылу гәүдәле, бик тә үзенә ымсындырып торучы затлы япь-яшь кыз иде. Мәдинә моны күрмәскә дә мөмкин бит. Үзе әйтмешли, караңгылык көчле иде...