Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Караңгыда эреп дигәндәй юкка чыга»: Бер атна элек югалган күп балалы әнине эзлиләр

news_top_970_100

Иркутскида 1 атна элек югалган күп балалы әнине эзлиләр. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

«Апаны табарга булышыгыз», – дип, югалган хатын-кызның туганы май башында волонтерларга мөрәҗәгать итә.

Ир-ат сүзләренчә, аның апасы апрель ахырыннан бирле өенә кайтмаган һәм элемтәгә чыкмаган. Билгеле булганча, апрель ахырында кичен 38 яшьлек Светлана Ш. Иркутск янындагы кафедан чыга һәм эзсез югала.

Светлана – күп балалы әни. Ике олы баласы аерым яши, ә төпчек баласы әтисе тәрбиясендә. Ә Светлана үзе башка ир-ат белән яшәгән.

«28 апрельдә Светлана Иркутск районының Вдовино авылындагы «Павлин» кафесына китә. Ул аннан 21:00 сәгатьтә чыккан», – дип сөйләгән «Комсомольская правда» газетасына әлеге хәл турында хәбәрдар булган чыганак.

Светлана узган юлның бер өлешен күзәтү камералары ярдәмендә ачыклый алганнар. Кадрларда күренгәнчә, кара кием кигән Светлана кафедан чыга, юл аркылы чыга һәм караңгыда эреп дигәндәй юкка чыга. Кызганыч, видеокүзәтү булмау сәбәпле, аның алга таба кая киткәне билгеле түгел.

Волонтерлар фаразлаганча, Светлана өенә җәяү кайтып киткән. Ул үзе яшәгән Мегет бистәсенә Ангарск ягына бара торган трассадан кайткан булырга мөмкин. Узып баручы машина йөртүчеләрнең берәрсе аны кайтарып куярга тәкъдим иткән булырга мөмкин, дигән версия дә бар.

Светлананың бергә яшәгән ире беренче булып чаң кага. Ул 29 апрельдә үк полициягә мөрәҗәгать итә.

Югалган көнне Светлана кара ветровка, чия төсендәге джинс чалбар, кара кроссовки кигән. Буе 170 см, уртача гәүдә төзелешле, кара чәчле, зәңгәр күзле.

Волонтерлар 28 апрельдә 21:00 сәгатьтә «Павлин» кафесы яныннан Ангарскига таба барган машина йөртүчеләрнең ярдәм итүләрен сорыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100