news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каралмасын өчен, бананны ничек сакларга?

news_top
Каралмасын өчен, бананны ничек сакларга?
https://pixabay.com/

Банан каралмасын, файдалы үзлекләре саклансын өчен саклау ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Сатып алып кайткач, бананны пакеттан чыгарыгыз, юкса ул бик тиз бозыла. 

Бананны суыткычка куймагыз, анда банан карала. Бананны якты урында да калдырмагыз.

Банан бик түбән яки бик югары температурада озак сакланмый. Аны саклауның оптималь варианты – кладовка яки кухня шкафының аскы киштәсе.  

Банан озак саклансын өчен, бәйләмдәге бананнарны аерыгыз, һәр бананның төбен аш-су пленкасы яки фольга белән каплагыз.  

Тизрәк өлгерсен өчен, бананны якты һәм җылы урында тотарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар