Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каралган Алтын: Алтын Урданың таралуына "Кара үлем" эпидемиясе сәбәпче булган

Юлай Шамилоглы - Нью-Йоркта туып-үскән татар галиме. Ислам мәдәнияте музеенда ул Артын Урда дәүләте мисалында табигый факторларның тарихтагы роле хакында сөйләде. Галим Алтын Урда таркалуының сәбәпчесе дип чума чирен - тарихка "Кара үлем" дип кереп калган пандемияне атады. “Татар-информ” галимнең фикерләрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Каралган Алтын: Алтын Урданың таралуына "Кара үлем" эпидемиясе сәбәпче булган

Чума - кешелек тарихындагы иң киң таралган эпидемияләрнең берсе. Кешелек тарихындагы беренче билгеле очрак алтынчы гасырда Африкада, Якын Көнчыгышта, Европада булган. XIV гасырда булган пендемиядә "Кара үлем" дип атала. Галимнәр фикеренчә, ул вакытларда Европада берничә дистә миллион кеше үлгән. 

Чума авыруының сәбәбе - чума таякчыгы. Авыруның инкубацион периоды - 2-6 көн. Чуманың төренә карап, үлем очраклары 95-100 процент. Дөрес дәва алган очракта да чирне йоктыручыларның ун проценты үлә. 

Чума бактериясенең Кытай җөмһүриятеннән башлануы турындагы теория

1894 елдан башлап чума эпидемиясен тарихын тикшерүдә яңа этап башлана. Галимнәр кайсы микроорганизмнарның бу авыруга сәбәпче булганын аңларга тырыша һәм бер бактерияне таба. Чума авыруының нинди бактериядан килеп чыкканын төшенәләр. 

Егерменче гасыр уртасында генетиклар җаны булган һәр организмның - бактерия, вирусның вакыты белән генетикасы үзгәрүенә, мутацияләнүенә тап булалар. Мутацияләр аркасында берничә үрнәкнең бер-береннән аермасыннан чыгып алар арасында күпме вакыт узганын ачыкларга була. Кешеләрнең яисә үсемлекләрнең бер-берләренә никадәр якын булганын да ачыклап була. 2013 елда Yersinia pestis – Чума таякчыгы бактериясен тикшергәндә аның агачныкы кебек төрле-төрле тармаклары барлыкка килеп, үзгәреп, кешеләр шикелле үрчи баруын аңлыйлар. 

XIV елгы пандемиядә Кытайдан башланган. Соңыннан Урта Азия буйлап тарала башлый, Кырымга кадәр килеп җитә, Кырымнан Константинопольгә (Истанбулга), аннан соң Александриядән Сицилиягә күчеп, Европага таба бара. Бәлки, әлеге бактериянең башка таралыш юллары да булгандыр.

Бактерияләрне таратырга җәнлекләр дә “булышкан”

Чума бактериясенең ни сәбәпле шулай тиз таралуына төрле фаразлар бар. Галимнәр климат үзгәрешен дә тикшерә, чөнки бу факторлар бер-берсенә бәйле. Бактерияләрне таратуда җәнлекләрнең дә роле бар. Әйтик, йомран, күселәрдә борчалар була. Хайваннарның канын эчкәндә борчалар организмга үтеп керә һәм чуманы тарата. Чума исә кешегә бактерияне йоктырган борча тешләве нәтиҗәсендә йогарга мөмкин. Бу очракта берничә көннән соң кеше авырый башлый һәм тилереп, үләргә дә мөмкин. Икенче юл - авыру кеше төчкереге аша. Бу ысул белән авыруны эләктергән кеше хәтта 24 сәгать эчендә үлеп китәргә мөмкин.

Әлегә галимнәр чума таякчыгының кешегә тәгаен кайсы кимерүче һәм борча аркылы йокканын белмиләр, бу турыда бәхәсләр бара.

Халыклар бу “җәза”ларны Аллаһы Тәгаләдән килә дип уйлаган

XIV-XV гасырларда Европада бу пандемия таралгач, халык саны өч тапкырга кимегән. Алтын Урданың таркалуы да нәкъ менә әлеге авыруның таралуына бәйле. 

XIV гасырдагы чуманың кайсы шәһәрләрдә булганын да төгәл исбатлый алмыйлар, чөнки Алтын Урдага бәйле кулъязмалар бик аз сакланган. Рус, гарәп, итальяннар язган кайбер тарихи документларда гына бар. Әмма гомуми картадан чыгып шуны әйтергә була: Алма-Атадан ерак түгел, Кыргызстанда Ыссык-күл территориясендә төрки христиан халык яшәгән. 1339-1340 елларда алар яшәгән җирләрдә бик күп кабер ташлары куелган. Аннан соң 70 ел аралыгында бер генә кабер ташы табыла. 

"Мин чума авыруының шул яклардан узганын аңладым һәм хәзер шул халыкның чума авыруы аркасында үлгәнен исбатларга тырышам", - диде Юлай Шамилоглы.

Соңыннан чума Идел буена да тарала. Болгарда 1350 елларда кабер ташлары күпләп куела, соңыннан, 1357-1358 елдан соң Идел буендагы болгар телендә язылган бер генә дә кабер ташы да табылмый.

Әлеге авыруның тәэсире бик көчле була: бердән, күп халыклар кырылып-үлеп бара. Алар нәрсәдән үлгәннәрен белми, бу “җәза”лар Аллаһы Тәгаләдән килә дип уйлый. 

1364 елларда чума Сарай, Биләр шәһәрләренә дә килеп җитә. 

"Шул ук вакытта шәһәрләр дә җимерелә. Кайбер һөнәр ияләре юкка чыга. Әйтик, Ыссык-күл территориясендә каберташларны ясаучы һәм ташка язучы осталар булмый, алай гына да түгел, Европа һәм Византия тарихыннан беләбез, мәетне күмәр өчен дә кеше җитми.

Алтын Урда җимерелгәннән соң, 1430-1440 елларда ханлыклар, шул исәптән Казан ханлыгы барлыкка килә. Әмма аларның җирләре Алтын Урданыкыннан күпкә кимрәк була, чөнки халык саны кими. 

Климат мәсьәләсе дә бар. Минемчә, Төньяк Кавказга кыпчаклар күчкән, Урта Идел буенда Биләр шәһәре җимерелгән була", - дип аңлатты галим.

Болгар теленең үлүе һәм сөйләм теленә якын булган әдәби телләрнең барлыкка килү процессы

"Идел Болгарларының теле чуваш теленә якын була. Урта Идел буенда яшәгән халыкның үзе дә, теле дә калмый. Минемчә, XIV гасырдан Урта Идел буенда яшәүчеләрнең “кыпчаклашу” процессы башлана. 

Минемчә, иске әдәби телләрнең юкка чыгуы белән бергә, сөйләм теленә якын булган әдәби телләр барлыкка килә. Урта Идел буенда XIV гасырның икенче чирегендә язылган каберташлар иске татар телендә. Чөнки бирегә кыпчак нәселеннән булганнар күчеп килә. Бу дәвердә Европада гыйбадәт кылу арта, кешеләр дин белән кызыксына.

Урта Идел буенда 1350-1360 елларда “Нәхҗел-фәрадис” әсәре языла (Мәхмүд Болгари тарафыннан – ИТ). Аны икенче төрле "Оҗмаһка бару юлы" әсәре дә диләр. Әлеге әсәрдә ислам диненең нигезләре өйрәтелә. Аны күчереп язу саваплы эш булып саналган. Сәбәбе: кыпчак халкы Аллаһы Тәгалә аларны җәзалаган дип уйлый. Әмма моннан соң 60 ел дәвамында урта төрки телдә әсәрләр язылмый, алар безгә килеп җитми. Мин моны технологияләр булмау һәм мәдәниятнең артта калуы белән бәйле дип уйлыйм.

Нәхҗел-фәрадис теле – иске уйгыр теленә аз гына якын архаик тел. Ә Пәйгамбәрнең тууын тасвирлаган әдәби әсәрләрендә, әйтик, “Мәүлид” әсәрләренең теле бик гади, аны һәр кеше дә аңлый ала. Гыйльми әдәбиятта мәүлидләрне – мәүлид көнендә уку өчен махсус язылган әсәрләрне беренче булып иҗат итүчеләр - төрки шагыйрьләр. 

Төрек шагыйре Сөләйман Чәләбинең мәүлиде «Вәсиләтүн-нәҗат» 1409 елда язылган. Ул төрки әдәбиятта бу жанрның классик үрнәге булып тора. Ул әсәр татарлар арасында да билгеле булган".

  • Юлай Шамилоглы – Колумбия университетында шәрык телләре һәм мәдәнияте буенча белем ала, Алтын урта кабилияте буенча докторлык диссертациясен яклап чыга. Индиана штаты университетында 1983-1984 елларда укыта. 1989-2017 елларда Висконсин дәүләт унивеситетында дәресләр бирә. 2017 елдан башлап Казахстанда казах теле һәм тюркология кафедрасын җитәкли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100