news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каракны сасы аяклары аркасында тотканнар

Кунакханә басар алдыннан карак аяк киемен сала.

news_top
Каракны сасы аяклары аркасында тотканнар

Кытайда аягыннан килгән бик сасы исне сизеп, бер каракны тотканнар. Бу турыда The Daily Mail сайтына сылтама белән «Газета.ру» хәбәр итте.

Билгесез кеше төнлә кунакханә басарга кергән. Кунакханә хуҗасы бу кешенең аягыннан бик сасы ис килүен сизеп алган. Шулай итеп җинаятьне булдырмый калган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кунакханә басар алдыннан, карак аяк киемен сала. Ул тавыш-тынсыз гына узып китмәкче була. Башка бүлмәдә утырган хуҗа сасы исне сизеп ала һәм чыга.

Карак качып котылмакчы була, ләкин хуҗа аны парковкада куып тота. Бераздан полиция килеп җитә һәм каракны тоткарлый. Сорау алганда, карак ир-ат тагын берничә кунакханәне басуы турында әйтеп бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар