Карак уникенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм исән калган
Бу кеше җәймәләрне тоташтырып бау ясаган.
Мәскәүдә караклыкта шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Ул җәймәләрдән бау ясап, уникенче кат тәрәзәсеннән чыгып качарга маташкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Карак кача алмаган. Бау өзелгән һәм ир-ат егылып төшкән. Бәхеткә, ул исән калган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу ир-ат Балашиха шәһәрендә әйберләр урлаган. Тик аны Бирюлево районында гына тота алганнар. Бирегә полиция килгән. Карак нәкъ менә шулардан качмакчы булган.
Имгәнгән ир-атны хастаханәгә озатканнар, диелә хәбәрдә.