Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карак студент йорт басканда курткасын һәм кесәсендә паспортын онытып калдырган

18 яшьлек егетне полиция тиз арада тоткарлаган.

news_top_970_100
Карак студент йорт басканда курткасын һәм кесәсендә паспортын онытып калдырган
https://pixabay.com

Краснодарда 18 яшьлек студент егеткә акча җитми һәм ул чит кеше йортын басарга керә. Әлеге йортта этләр дә күренми, кешеләр дә аз була. Егет койма аша керә. Бу вакытта хуҗа кеше йоклап ята. Ишек бикле булмый. Ләкин караклык барып чыкмый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Карак студент биш мең акча таба, шуңа сөенә-сөенә чыгып китә. Аннары гына ул документларын югалтуын абайлап ала. Егет җинаять урынында курткасын калдырган. Куртка кесәсендә паспорты да булган.

Йорт хуҗасы уянгач, полиция чакыра һәм каракны бик тиз ачыклыйлар.

«Хуҗа кеше йокыдан уянгач биш мең акчасы югалуын абайлап ала. Карак машина ачкычларын да эләктереп чыгып киткән. Җинаятьчене курткасы буенча ачыкладылар. Ул кесәсендә паспортын калдырган. Краснодарда яшәүче 18 яшьлек егетне урам чатында тоттылар» — дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча идарәсендә.

Студент каршы килеп тормый, гаебен таный. Җинаять эше ачылган. Аны алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100