Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башына алты тапкыр лом белән суккан»: карак ир-ат ике пенсионерны үтергән

news_top_970_100
«Башына алты тапкыр лом белән суккан»: карак ир-ат ике пенсионерны үтергән
pixabay.com

Төмән өлкәсендә ике пенсионерны үтергән кешегә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Бу хакта МегаТюмень сайты яза. 

Узган елның 22 октябрендә иртәнге тугызлар тирәсендә Омутинское авылындагы бер шәхси йортта 73 яшьлек хатын-кызның һәм аның 61 яшьлек иренең мәетләре табыла. Аларның башлары җәрәхәтләнгән була. Ир белән хатын 2021 елның 10 сентябрендә элемтәгә чыкмый башлаган. 

«Җинаятьнең шаһитларсыз кылынган һәм бу хакта шактый вакыт узгач кына билгеле булды. Шуңа да карамастан, Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгының «Омутинский» муниципаль бүлеге хезмәткәрләренең  хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә бу җинаять кыска вакыт эчендә ачылды. Үтерүдә шикләнелүче кешене ачыкладылар һәм аны кулга алдылар. Ул шушы авылда яшәгән, үзе үтергән кешеләр белән таныш булган 41 яшьлек ир-ат булып чыкты. Моннан тыш, ул элек хөкем ителгән булган», - дип хәбәр итә Төмән өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Сорау алганда ир-ат үзе кылган җинаятьнең сәбәпләрен һәм мотивларын сөйләгән.

Тикшерүчеләр версиясенә караганда, 9 сентябрьдә, 22 сәгать тирәсендә җинаятьче талау нияте белән металл лом ала һәм пенсионерлар яшәгән торган йортка килә. Пенсионер карчык капканы ачкач, ир-ат аның башына лом белән суга. Алган яраларыннан 73 яшьлек хатын-кыз фаҗига урынында вафат була. Җинаятьче мәетне хуҗалык корылмасына илтеп ташлый. Шуннан соң өйгә керә һәм 61 яшьлек ир-атның башына алты мәртәбә суга. Җинаятьче, пенсионер ир-атны үтергәнче кыйный. Аннары җинаятьче өйдән акча, банк карталарын һәм телевизорны алып чыгып китә.

«Җинаятьче гаепле дип табылды һәм сак астына алынды. Экспертизалар комплексы, шул исәптән суд-медицина экспертизасы комиссиясе дә билгеләнде», - дип сөйләде тикшерүчеләр.

Тикшерү җитәрлек күләмдә дәлилләр базасы туплаган. Якын арада җинаять эше гаепләү карарын раслау һәм киләчәктә судта карау мәсьәләсен хәл итү өчен, күзәтчелек ведомствосына җибәреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100