Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карак дип белгән». Машина хуҗасы арттан шапылдатып суккач, яшь егет егылып үлгән

Петербург шәһәрендә студент егетнең машина карагы булуына якыннары ышанмый. Аны телескоп өчен үтергәннәр дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
«Карак дип белгән». Машина хуҗасы арттан шапылдатып суккач, яшь егет егылып үлгән
https://pixabay.com

Петербургта 9 августта Корабль төзүчеләр урамында яшь ир-ат үлә. Ул чит кеше машинасын урларга маташкан, шул чакта ул куркудан үлеп киткән, дип фаразлыйлар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хуҗа кеше сигнализация тавышын ишетә һәм парковкада тора торган машинасын урларга маташучы турында полициягә хәбәр итә. Үзе урамга чыга.

Ул машинасының капоты янында яшь ир-ат нидер эшләп маташуын күреп ала. Машина хуҗасы арттан килә һәм каракның арт ягына шапылдатып суга. Карак егыла. Урынга килгән табиблар «машина урларга маташучының» үлүен раслый, диелә хәбәрдә.

Мәрхүм егет 21 яшьлек Тимур булып чыккан. Машина хуҗасы арт ягына шапылдатып сукканнан соң вафат булган егетнең әнисе улын үтерделәр дип саный. Бу турыда ул РЕН ТВ каналына сөйли.

Тимурның гаиләсе якында гына яши. Фаҗига булган кичне, Тимур телескоп алып чыгып киткән. Аның сүзләренчә, студент егет ракета төзелеше түгәрәгендә шөгыльләнә, аның ике телескобы була. Туганнары фикеренчә, үләр алдыннан гына Тимур телескобының берсен сатарга җыенган. Тимурның үлеме турында туганнарына ике сәгать узгач хәбәр итәләр.

«Ул өйдән телескобын алып чыгып китте. Алар икәү аның. Берсен сатарга теләгәндер», — ди әни кеше.

«Үтерделәр, үтерделәр, телескоп өчен үтерделәр», — дип елый ул.

Туганнары сүзләренчә, Тимур акыллы, мәрхәмәтле, ышанучан була. Ул парашют белән сикерә, сәламәтлеге белән борчулары булмый. 

Якыннары Тимурның машина урларга маташуына ышанмый. Тимурның машина йөртү таныклыгы да юк, гаиләдә ике машиналары бар.

РЕН ТВ тагын бер версия тәкъдим итә: Тимур машина капоты астыннан песине коткармакчы булуы ихтимал. шул чакта машина хуҗасы килеп чыккандыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100