"Караим пәрәмәчләре"
Җырчы Айгөл Бариева Инстаграмга "Караим пәрәмәчләре" ясаган видео куйган. Рецептын сезгә дә тәкъдим итә.
Камыр өчен: 350-400 г он, 150 г атланмай, 1 йомырка, 1 стакан су, 0,5 бал калагы аш серкәсе, 0,5 бал калагы сода, тәменчә шикәр комы. Эчлек өчен: майлырак сарык яки сыер ите, суган, тоз, борыч. Барлык ингредиентларны кушып камыр басарга һәм азык пленкасына төреп 1 сәгатькә суыткычка куярга. Эчлек өчен итне һәм суганны вак итеп турарга, тоз-борыч кушарга. Пәрәмәчләр ясарга һәм 180 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут пешерергә.