news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Караидел районында фаҗига: Документларын алыр өчен ут эченә кергән хатын үлгән

news_top
Караидел районында фаҗига: Документларын алыр өчен ут эченә кергән хатын үлгән
Фото: https://www.bashinform.ru, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанда яшәүче хатын, документларын алып чыгарга дип, яна торган өй эченә кергән һәм чыга алмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Караидел районының Байкы авылында узган төндә була. Шәхси йортта янгынны 40 минут эчендә коткаручылар һәм волонтерлар чикли, бераздан ачык утны бөтенләй сүндереп тә бетерәләр.

Агач йорт хәрабәләре арасында 45 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. 57 һәм 46 яшьлек ике ир-ат пешә. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклаганча, янгын верандада башлана. Зыян күрүчеләр сүзләренчә, беренче булып мәрхүмә хатын уянган. Ул башкаларны уяткан һәм урамга алып чыккан. Аннары бу хатын, документларын алырга дип, кабат өйгә кереп киткән һәм әйләнеп чыкмаган.

Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар