Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карагыз, миндә ни бар!» – Чаллыда укучы кыз әтисенең пистолетын мәктәпкә алып килгән

news_top_970_100
«Карагыз, миндә ни бар!» – Чаллыда укучы кыз әтисенең пистолетын мәктәпкә алып килгән
"Татар-информ" архивы

5 майда Чаллының 20нче мәктәбендә гадәттән тыш хәл була – 6нчы сыйныфта укучы кыз бала әтисенең пистолетын мәктәпкә алып килә. Урынга Эчке эшләр министрлыгының Чаллы идарәсе җитәкчесе Айрат Ханбиков белән полиция хезмәткәрләре килә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Шәһәр буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренчә, кыз баланың атасы элек аучы була, аның төрле кораллары бар. Былтыр ир-ат ауга йөрүен туктата, коралын, барлык кирәкле документлары һәм лицензияләре белән, полиция бүлегенә тапшыра. Ул үзендә пневматик пистолет кына алып кала.

Әтисенең шушы пистолетын кызы табып ала һәм мәктәпкә алып китә. Бәдрәфкә кергән сыйныфташларына пистолетны күрсәтеп, мактана. «Карагыз, миндә ни бар!» – ди ул. Сыйныфташлары шакката, «Класс!» – диләр.

Пистолет турында хәбәрне балалар социаль челтәрләрдә тарата. Моны укытучы белеп алуга, кызның әнисен чакыралар. «ЧИ» чыганагы сүзләренчә, бу очракта укытучы кичекмәстән полициягә шалтыратырга тиеш. 

Әни кеше мәктәпкә килә һәм пистолетны алып кайтып китә. Аннары ул пистолетны хокук саклаучыларга бирә.

Гаилә яхшылар хисабында, ата-ана эшли, 3 балалары бар. Мәктәпкә пистолет алып килгән кыз да яхшы укый. 

Хәзер тикшерү бара, җаваплылар билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100