news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Караганда эреп китәсең»: «Шаян ТВ» беренче татарча 3D-мультсериал тәкъдим итте

news_top
«Караганда эреп китәсең»: «Шаян ТВ» беренче татарча 3D-мультсериал тәкъдим итте
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

«Шаян ТВ» телеканалы ике яңа проектының ябык презентациясен үткәрде. Беренчесе «Шаян мультфильм» анимация студиясе тарафыннан ясалма интеллект технологияләре кулланып эшләнгән беренче татарча 3D-мультсериал иде. Икенчесе яшүсмерләр өчен вертикаль сериал булды.

Беренче татарча 3D-мультсериал – «Шүрәле оныгы Шүркәй»

Беренче татарча мультсериал «Шүрәле оныгы Шүркәй» дип атала. Ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнгән. Мультсериалдагы геройлар Габдулла Тукай әкиятләрендәге персонажлар белән бәйле. Төп герой Шүркәй – Шүрәленең оныгы, Там-там – Су анасының оныгы, Аккай – Ак барсның оныгы, ә Зилхан – Зилантның оныгы.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шүркәйне Татарстанның атказанган артисты Резеда Сәләхова, Аккайны яшь актриса Зилә Әхмәтшина, Там-Тамны яшь дубляж актеры Сәйдәш Гарифҗанов, Зилханны Татарстан Республикасының халык артисты Ирек Хафизов, БарсБайны Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Закиров тавышландырган.

Тамашачыларга ике серия күрсәтелде. Ике серия дә Габдулла Тукайның әсәрләреннән алынган канатлы сүзләргә нигезләнгән иде. Барлыгы 10 серия планлаштырыла.

Проектның Генераль продюсеры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов мультсериалның бер сериясен тормышка ашыру өчен 1 ай кирәк булуы турында әйтте:

Четерекле яклары да, авыр яклары да бар икән. Бер серияне бер ай эшләделәр. Башлангыч этап өч ай булды. Шулай да бик кызык. Бу – безнең өчен зур эш. Жанр шактый катлаулы. Ләкин хәзерге балалар – визуаллар, алар текстны авыррак кабул итә. Аларга бик матур, сыйфатлы сурәт кирәк. Шуңа күрә без «Шаян»ның үз мультипликация студиясе булырга тиеш дип уйладык. Ул заман таләпләренә тиз җавап бирергә һәм аудиториягә кирәкле контент тәкъдим итәргә тиеш. Бу балалар сериалы – безнең өчен бары тик башлангыч кына, алда зур планнар бар. Без аларны тормышка ашырырга телибез, – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бу проект – алмаш буыныбызга матур үрнәк»

Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Тәкъдим итү чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты.

Якутиягә булган көзге сәфәребездә аларның телерадиокомпаниясендә бу юнәлештә эшләү тәҗрибәсен күрдек. Илшат Әминов шуннан илһамланып кайтты. Ул: «Бу эшкә тотынам әле», –дип вәгъдә биргән иде. Бүген шул вәгъдәнең беренче иманы биредә инде, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Марат Әхмәтов мультсериалга, аның музыкасына югары бәя бирде.

Без телебезне, милли традицияләребезне, милләтебезнең язмышын киләчәк буыннар аша гына күз алдына китерә алабыз. Бу проект – алмаш буыныбызга матур үрнәк. Геройларның тавышларын әдәби, нәфис телдә җиткергәннәр. Җырын да сайлый белгәннәр. Караганда эреп китәсең. Бу матур башлангыч дәвамлы булсын, – дип теләде ул.

Мультсериал өчен махсус «Серле урман» дип исемләнгән уникаль җыр яздырганнар. Көен композитор Артур Маузер язган, ә сүзләрен Гөлнара Рәшитова иҗат иткән. Җырны Татарстан Республикасының атказанган артисты Татьяна Ефремова һәм «Матур кызлар» триосы башкарган.

«Карый башласалар – дәвамы булачак»

Чараның икенче өлеше «Ну, Кәрим» дип аталган татарча вертикаль сериалга багышланды. Әлеге сериал мәктәп тормышы турында булачак. Презентация кунакларына аның беренче сериясен күрсәттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сериалның дәвамлы булуын теләде:

Бу эштә күп халык катнаша. Шуңа киләчәге бик зур һәм матур булыр, дип уйлыйм. Вертикаль видеоны күптәннән күрәсе килгән иде. Бүген күрдек. Дәвамы булсын. Шундый матур, кызыклы булсын, – дип сөйләде ул.

Сериалны тәкъдим итү уңаеннан тәлинкә вату церемониясе дә булды. Тәлинкәне Илшат Әминов ватты.

Әлеге сериалның киләчәге шул: социаль челтәрләрдә урнаштырабыз, карый башласалар – дәвамы булачак. Карамасалар – яңасын эшләячәкбез. Карасалар – 100 серия булачак. Мәктәп тормышы – ул бер дөнья. Ул дөньяны яктырту өчен 100 серия дә җитми. Артистларга зур рәхмәт. Сезнең киләчәгегез бик зур. Сез бу сериалда чын мәктәп тормышын күрсәтергә тиеш, – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар