news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Караган саен сокланам» – Ландыш Нигъмәтҗанованың балаларыннан концерт

news_top
«Караган саен сокланам» – Ландыш Нигъмәтҗанованың балаларыннан концерт
видеодан скриншот

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның балалары үзләренең татарча бик матур итеп сөйләшүләре белән генә түгел, әти-әниләре кебек үк талантлы булулары белән дә таң калдыралар. 10 көн буе эшләп кайтуларына, әти-әниләрен балалары концерт программасы белән каршы алганнар. Яшь артистлар – Ләйлә белән Гомәр, гармунчылары – бабалары.

Кечкенә Таишевларның мини концертын Ландыш Нигъмәтҗанованың язылучылары да яратып караган.

«Менә кемнәрне чакырырга кирәк татар телен, мохитен саклаучылар кичәсенә Марат Әхмәтовка. Караган саен сокланам. Шундый булдыралар! Алар бит онытыла башлаган, яшьләр җырламый торган җырларны да тиешенчә башкаралар. Бабайның тырышлыгы зурдыр монда. Рәхмәт бабайга!»;

«Менә татарның киләчәге кемнәр ул!»;

«Менә нинди татар телен белгән балалар үсә. Әнвәр белән Каюм җитешми. Тиздән Каюмчик та җырчы булыр әле, Аллаһы боерса»;

«Гомәрне дә үстердек. Көннән-көн матуррак җырлыйлар. Сөбханаллаһ», – дип сокланышкан талантлы Ләйлә белән Гомәргә халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар