Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Караган саен карыйсы килә бу әкәмәтләрне» – Шәрәпҗан кичәге җилдә очып китә язган

news_top_970_100
«Караган саен карыйсы килә бу әкәмәтләрне» – Шәрәпҗан кичәге җилдә очып китә язган
"Татар-информ" архивы

Рамил Шәрәпов Шәрәпҗан образында видеолар төшерүен дәвам итә. Чираттагысы бу көннәрдәге һава торышына, ягъни көчле җилгә багышланган.

Видеода күренгәнчә, Шәрәпҗан агач ботагына тотынып калган, ә көчле җил аның гәүдәсен бер яктан икенче якка болгый, имеш…

«Давыл монда, бәдрәфкә дип чыккан идем, тәһарәтем дә бозылды, ахры. Ярдәм итегез!» – дип кычкыра Шәрәпҗан.

«Җил генә түгел, яңгыры да коя бит, госелләнеп алсаң да була», – дип шаярткан берәү.

Рамил Шәрәповның язылучылары да үзе кебек шаян, кызык комментарийлар калдырганнар:

«Шәрәпҗан, кайлардан уйлап табасың. Караган саен карыйсы килә бу әкәмәтләрне»;

«И Аллам, үзеңә кирпеч булса да бәйләп йөр»;

«Очып китсәң Башкортстанда тотып алырбыз, не волнавайся»;

«Шәрәпҗан, катырак тотын» дигән сүзләр язалар юморчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100