news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Караган саен елыйм...» – үзәкне өзәрлек видео

news_top

Социаль челтәрләрдә үзәкләрне өзә торган видеороликка юлыктык. Озак вакытлар якыннары белән күрешмәгән хәрби, кыска вакытлы ялы турында алдан әйтмичә, әти-әнисенә чып-чын сюрприз ясап кайтып төшә.

Авылдагы әти-әнисе кунакка аның тормыш иптәшен, балаларын гына көтә булса кирәк. Ә инде машинаның арткы утыргычыннан айлар буе күрмәгән уллары килеп чыккач, ата-ананың хис-кичерешләрен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Әнисе улын кысып-кысып кочаклый, күкрәгенә сыенып, күз яшьләренә ирек бирә. Әтисе дә шатлыклы күз яшьләрен тыеп тора алмый.

Әлеге видеодан аерым бер җылылык бөркелә, көтеп яшәүнең ни икәне аңлашыла.

«Моның нинди шатлык икәнен якыннарын озаткан кешеләр генә аңлар»;

«Бүген минем улым да ялга кайтты. Нинди зур шатлык. Исән-сау гына була күрсеннәр»;

«Еламыйча карап булмый»;

«Исән-сау булсыннар, Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен»;

«Караган саен елыйм. Дөньялар тизрәк тынычлансын иде инде», – дип язалар роликны караучылар да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар