Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карачкы итеп бастырып куйдылармы?» - Гөлназ Шәрипҗанова яңа прическасын күрсәтте

Соңгы вакытта җырчы чәчен ясалма үстертте һәм бөдрәләтте.

news_top_970_100
«Карачкы итеп бастырып куйдылармы?» - Гөлназ Шәрипҗанова яңа прическасын күрсәтте
«Татар-информ» архивы

Гөлназ Шәрипҗанова чәче белән эксперимент ясавын дәвам итә. Җырчы күп еллар дәвамында кыска чәчтән йөргәннән соң ясалма рәвештә чәч «үстертте», һәм бөдрәләткән иде. Хәзер җырчы янә яңа прическасын тәкъдим итте.

Инстачылар җырчының чәчен кызганган. «Карачкы урынына бастырып куйдылармы әллә? Кемне куркытырга?», «Шаккаткыч булган бу. Әкәмәт», «Кояш», «Тузганак», «Үлеш», «Элекке прическагыз бик матур иде. Монысы сезгә бармый», дип комментарий калдырган алар.

Шулай да җырчының экспериментлардан соң калган чәчен ошатучылар да табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100