news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Карачаево-Черкесиядә чаңгы трассасына таудан кар ишелеп төшкән - видео

Кар төшкән вакытта биредә 4-20 кеше булуы ихтимал.

news_top
Карачаево-Черкесиядә чаңгы трассасына таудан кар ишелеп төшкән - видео
https://09.mchs.gov.ru

Бүген Карачаево-Черкесия Республикасында Домбай бистәсе янында таудан кар ишелеп төште. Мусса-Ачитар тавыннан кар ишелгәнен видеога төшереп алганнар. Бу кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

Кар чаңгы трассасы өстенә төшә. Чаңгы җиһазлары бирә торган ике вагон кар астында кала. Кафе да җимерелә.

Якынча белешмә буенча, кар төшкән вакытта биредә 4-20 кеше булуы ихтимал.

Карны махсус төшергәннәр дип тә фаразлыйлар.

Соңрак шаһитлар бер кеше һәлак булуы турында сөйләгән. Хәзер биредә кешеләрне эзлиләр. Бер мәетне тапканнар инде.

Бер хатын-кызны коткарган мизгелне дә видеога төшергәннәр. Хәзер аны табиблар карый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар